Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Блог
Интернет челтәренең файдалы татар сегментын булдыручы хөрмәтле татнетчылар!
Инде бишенче ел рәттән, февраль аеның беренче җомга көннәрендә, "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе сезгә үзенең ишекләрен ача.Быел бәйге бик үзенчәлекле, күп яңалыкларга һәм яңа мөмкинлекләргә бай. Шуңа күрә бәйгедә катнашырга гариза бирер алдыннан аермачык әлеге яңалык һәм бәйгенең Нигезләмәсе белән тулысынча танышып чыгарга тәкъдим итәбез.Бу елдан башлап бәйгенең учредителе алышынды. "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төп оештыручы вазифасын Татнетны үстерү фондына тапшырды. Үз чиратында без яңа
...
Дәвамын укырга »
|
Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә.Әлеге максаттан, бүген, 5 февраль көнне, Татнетны үстерү фонды 12 нче санлы татар кызлар гимназиясе укучылары белән очрашты. Укучыларга Интернет челтәрендәге татар проектлары турында презентация тәкъдим ителде, Татнет тарихы сөйләнде, дәүләт җитәкчелеге д
...
Дәвамын укырга »
|
2013 нче ел тәмамлану һәм яңа 2014 нче ел башлану уңаеннан 22 гыйнвар көнне Попечительләр советының чираттагы җыелышы узачагы турында без хәбәр иткән идек инде. Утырыш Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры бинасының киңәшмәләр залында үтте, киңәшмәгә Попечительләрнең күпчелеге килде.Көн тәртибе буенча иң беренче булып Фондның учредителе һәм директоры Раил Гатауллин чыгышы тыңланды. Ул узган ел кабул ителгән план буенча эш үтәлеше турында мәгълүмат җиткезде. Кабул ителгән план буенча 2013 нче елда түбәндәге эшләр башкарылган:
- Интернет челтәренең үз сегментларын (Рунет, Казнет һ.б.) үстерү өлкәсендә коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлекләре өйрәнелгән;
- Интернет челтәренең Татарстан һәм татар телле сегментлары
...
Дәвамын укырга »
|
"Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә" дип язган халкыбызның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай. Чыннан да, нинди генә эшкә тотынсаң да, эшкә күңел биреп эшләргә кирәк!Татнетны үстерү фонды да бөтен күңелен биреп Интернет челтәренең татар сегментын үстерү өстендә эш алып бара башлады. Ярты елдан артык вакыт дәвамында татар сайтлары барланып Татнет каталогына өстәлде, Россия һәм Татарстанның укытучылары һәм укучылары алдында татар интернет-проектлары турында чыгышлар ясалды, аларга кулланма материаллар әзерләнеп таратылды, "Татарстан", "Җирле үзидарә" һ.б. газета-журналларда татар интернеты турында аналитик мәкаләләр урнаштырылды, Г.Камал театрында зурлап "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде һ.б. Хәзерге вакытта "Татар иле" һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрендә Фондның рәсми сәхифәләре һәм а
...
Дәвамын укырга »
|
|
|
Календарь
« Май 2024 » | Д | С | Ч | П | Җ | Ш | Я | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
|