Шимбә, 04.05.2024, 09:23
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:27
"Белем җәүһәрләре" VI Дөньякүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр (+ИСЕМЛЕК)

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Тантанага барлыгы 46 финалист, бәйгенең башка еллардагы җиңүчеләре, оештыручылар һәм иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары һәм укучылары, матбугат чаралары чакырулы иде. Камал театры инде өченче мәртәбә үзенең кече залында татар интернетчыларын шундый матур тантанага җыя. Быел, тантана башланыр алдыннан, театр артистлары татнетчыларга "Галиябану" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Тантана дипломантларны бүләкләүдән башланды. Җиңү яулауга бер генә адым калган сайтларның саны быел - 21:

  • Туган телдә данлап яшик туган җирне!
  • Мөнирә Садыйкова сайты
  • Айгөл сайты
  • Якупова Йолдыз сайты
  • Туган авылым минем - Аккүзем
  • Кыңгыраулар
  • “Дуслык” балалар бакчасы
  • Алтын компьютер
  • Спорт дөньясы
  • Физика Дәүләкидә
  • Хәзинә
  • Мөслимем - туган җирем
  • Мин татарча сөйләшәм
  • Гыйлем - татарча фән-фәһем
  • Кыйблам
  • Яшәү яме - гаиләдә
  • Туган телем - татар теле
  • Мөҗәһит сайты
  • “Нигез ташым”
  • Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты
  • Шагыйрә Гөлнара Әюпованың шәхси сайты

Дипломантларны бүләкләгәннән соң, "Марк Вебер" веб-студиясе веб-программисты Рөстәм Биктаһиров тамашачылар алдында "Эффектив сайтлар ясау" турында мастер-класс белән чыгыш ясады.

Гомумән, җиңүчеләрне бүләкләү татар җырчылары чыгышлары белән аралашып барды. Җиңүчеләрне котларга дип бүгенге тантанага татар халкының яраткан җырчылары Илназ Минвәлиев, Илзилә, "Болгар кызлары", Гөлгенә килгән иде.

Бүләкләр иң элек III һәм II урын яулаган сайт авторларына, аннары I урын яулаучыларга ("Белем җәүһәрләре"нә) тапшырылды. Тантананың ахырында "Белем җәүһәре" исемен яулап, әлеге исемгә тап төшермичә, сайтларын ныгыта, яхшырта барган татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме тапшырылды. Тантана бәйгенең быел гына язылган гимны белән тәмамланды.

Быел Татнетта узган дөньякүләм бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

  • Туган телем - татар теле - I урын,
  • Татар телен - "5"легә! - II урын,
  • Низамиева Әлфинур сайты - III урын,
  • Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә - III урын.

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

  • Мин - табигать баласы! - I урын,
  • Айнур сайты - II урын,
  • Тылсымлы объектив - III урын.

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  • Белем башлангычтан башлана - I урын,
  • Белем - бәхет ачкычы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты - II урын,
  • Татар халык мәкальләренә таянып  - III урын.

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  • Казан шәһәре Киров районының 15нче татар гимназиясе сайты - I урын,
  • Китапханәм - II урын,
  • "Илһам" газетасы - III урын.

"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

  • Мәдәният һәм сәнгать институты - II урын.

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

  • "Сөембикә" журналы сайты - I урын,
  • "Идел" журналы - II урын,
  • Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы - II урын,
  • "Калеб" яңа буын җыены - III урын,
  • "Игелек.ру" сайты - III урын.

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

  • Минем йорт - I урын,
  • Нәселем - горурлыгым - II урын,
  • Бәхет - III урын.

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

  • Intertat.ru сайтының "Татар галәме" сәхифәсе - I урын,
  • Каһарманнар.ру - II урын,
  • Хәтер - III урын.

Бәйгенең җиңүчеләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз!

Татнетны үстерү фонды тантананы оештыруда актив ярдәм күрсәткән өчен ТР Дәүләт Советына, ТР Министрлар Кабинетына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәдәният министрлыгына, "Аксу" компаниясенә, "Халкыбыз мирасы" компаниясенә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына, "МЭЛТ" компаниясенә зур рәхмәт белдерә.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/99

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 483 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2015  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[19.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы дипломант исеменә лаек булды
[28.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[21.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[02.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә өйрәнү эвакуациясе уздырылды
[10.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары 2 нче урынны яуладылар
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[02.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
2 нче июнь «Мин – дизайнер» исеме астында узды
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[24.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 3 нче урын алды