Шимбә, 04.05.2024, 04:06
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:52
"Белем җәүһәрләре" финалистлары билгеле

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел алтынчы мәртәбә үзенең финалистларын игълан итә. Аларның саны быел - 46. Бәйгегә кабул ителгән 73 сайт арасыннан 46 интернет-проект жюри әгъзаларының хуплавын тапты.

Финалистлар исемлегенә күчәр алдыннан быелгы бәйге буенча кайбер статистик мәгълүмат белән таныштырып үтәргә телибез.

Быелгы бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады.
Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект).
Бәйгедә 6 кеше икедән артык сайты белән катнаша. Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).
Бәйгедә катнашучы 26 сайт - Jimdo, 16 сайт - ucoz платформасында ясалган.
17 сайт (23%) икенче дәрәҗә доменда, калган сайтлар өченче дәрәҗә доменда урнашканнар.

Бәйгенең оештыру комитетын шатландырган моментлар белән дә уртаклашасыбыз килә.

Беренчедән, бәйгенең рәсми сайты якын көннәрдә яңа платформа һәм дизайн белән эшләп китәчәк. Сайтның дизайн-макеты инде ясалган, хәзерге вакытта сайт хезмәт күрсәтү режимында эшли.

Икенче шатлыклы хәбәр - яңартылган сайтта бәйгенең гимны белән танышырга мөмкин булачак. Гимн сүзләре инде әзер, тантана үткәрү көне алдыннан гимнга көй дә язылыр, дип көтелә.

Ә хәзер инде сезне шатландырырга телибез һәм финалистлар исемлеген тәкъдим итәбез.

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 18)

  • Айгөл сайты
  • Мөнирә Садыйкова сайты
  • Низамиева Әлфинур сайты
  • Татар телен - "5"легә!
  • Туган телдә данлап яшик туган җирне!
  • Туган телем - татар теле
  • Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә
  • Якупова Йолдыз сайты

"Укучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 7)

  • Айнур сайты
  • Кыңгыраулар
  • Мин - табигать баласы!
  • Туган авылым минем - Аккүзем
  • Тылсымлы объектив

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)

  • “Дуслык” балалар бакчасы
  • Алтын компьютер
  • Белем - бәхет ачкычы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты.
  • Белем башлангычтан башлана
  • Спорт дөньясы
  • Татар халык мәкальләренә таянып

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)

  • "Илһам" газетасы
  • Казан шәһәре Киров районының 15нче татар гимназиясе сайты
  • Китапханәм
  • Мөслимем - туган җирем
  • Физика Дәүләкидә
  • Хәзинә

"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 1)

  • Мәдәният һәм сәнгать институты

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 15)

  • "Игелек.ру" сайты
  • "Идел" журналы
  • "Калеб" яңа буын җыены
  • "Сөембикә" журналы сайты
  • Гыйлем - татарча фән-фәһем
  • Кыйблам
  • Мин татарча сөйләшәм
  • Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 4)

  • Бәхет
  • Минем йорт
  • Нәселем - горурлыгым
  • Яшәү яме - гаиләдә

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе (катнашучылар саны: 8)

  • Intertat.ru сайтының "Татар галәме" сәхифәсе
  • “Нигез ташым”
  • Каһарманнар.ру
  • Мөҗәһит сайты
  • Туган телем - татар теле
  • Хәтер
  • Шагыйрә Гөлнара Әюпованың шәхси сайты
  • Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты

Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм 16 октябрь көнне сәг 11:00 дә Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узачак тантанага көтеп калабыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/96

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 641 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2015  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[29.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
«Кар фантазиясе – 2020» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
[04.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Китап көне» узды
[02.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп ачылуга 10 ел тулу уңаеннан, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм укытучыларны очрашуга чакырабыз
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[25.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә география укытучыларының район семинары үтте
[25.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
25 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[24.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үтте
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[15.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне искә алынды
[15.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Яңа Кенәр урта мәктәбендә узган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар
[11.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ата-аналар комитеты һәм укучыларыбыз зона ярышына бардылар
[25.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Олимпиада нәтиҗәләре
[06.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде