Чәршәмбе, 19.03.2025, 05:25
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10361
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


"Ялкын" журналын балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәннәр дә бик яхшы беләләр. Нигә дигәндә, "Ялкын" журналы - аларның да балачак журналлары ул. Кемдер аны ай саен зарыгып көтеп алып укып барган, кемдер журнал битләрендә үзенең беренче иҗат җимешләрен урнаштырган, ә кемдер "Ялкын" оештырган чараларның активисты булган. Ә кайберәүләр әле бүген дә үз китапханәсендә бу журналны саклап киләдер, күпләр өчен "Ялкын" журналы матур хатирә буларак кына сакланадыр.

Сезнең матур истәлекләрне кайтару, бүгенге яшьләрне "Ялкын" журналының тарихы белән таныштыру максатыннан, "Татнетны үстерү фонды", "Белем.ру" җәмгыяте "Ялкын" журналы белән берлектә, Татарстан Республикасы милли китапханәсе ярдәме белән "Татар иле" татар социаль челтәре проекты кысаларында журналның зур онл ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 1112 | Өстәде: admin | Дата: 04.12.2014

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты интернет челтәрендә татар энциклопедиясенең 3 нче томын урнаштыра башлады. Моңа кадәр Татар иле интернет-проекты кысаларында татар энциклопедиясенең 1-2 томнары (5167 мәкалә) урнаштырылган иде.

Хәзерге минутларда онлайн-энциклопедиядә инде 6695 мәкалә урын алган. Шунысы игътибарга лаек - татар энциклопедиясендә инде 3186 татар шәхесе турында мәкалә табып укырга була. Ел ахырында исә онлайн энциклопедиядә 8 меңгә якын татарча энциклопедик мәкалә булыр дип көтелә.

Татар илендә урнашкан Татар энциклопедиясен файдаланучылар саны даими арта бара. Быел сентябрь аенда энциклопедияне 3 меңгә якын кеше файдаланган булса, октябрь аенда энциклопе ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 495 | Өстәде: admin | Дата: 27.11.2014

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел бишенче мәртәбә татар телендә ясалган иң файдалы сайтларны һәм аларның авторларын ачыклады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Тантанага финалистлар һәм бәйгене оештыручылар (Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, "Белем.ру" ҖЧҖ ) белән бергә күп кенә татар шәхесләре, иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары, финалистларның җанатарлары һәм телевидение һәм матбугат чараларыннан корреспондентлар килгән иде.

Тантана Г.Камал театры артистлары сәламләве - Татарстанның атказанган артисты Илдус Габдрахманов һәм Алмаз Гәрәев башкаруында татар биюе белән башланып китте. Аннары тантананы алып баруны ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 750 | Өстәде: admin | Дата: 05.11.2014

Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары, "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашучы интернет-проектларның авторлары!

Бәйгене оештыру комитеты исеменнән сезне V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары белән таныштырабыз.

"Белем җәүһәрләре" файдалы татарча интернет-проектлары бәйгесе 2010 елдан башлап Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Төрле елларда бәйгедә дөньяның төрле почмакларында, Россиянең төрле регионнарында яшәүче һәм иҗат итүче сайт авторлары катнашты. Шулай да, бәйгедә катнашучыларның күпчелеге - Татарстаннан.

Быел бәйгедә катнашырга теләп барлыгы 63 гариза кабул ителде. Б ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 606 | Өстәде: admin | Дата: 07.10.2014

Бу көннәрдә (15-19 сентябрь) татар интернеты кулланучылары Татнет экспертлары сыйфатында "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең якынча финалистларын тәкъдим иттеләр. Унга якын эксперт быел бәйгедә катнашучы интернет-проект белән танышып чыктылар һәм аларга үз бәяләрен бирделәр. Хәзер сайтлар белән танышу эшенә бәйгенең жюри әгъзалары кереште. Шулай ук бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көне дә билгеләнде. V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үткәрелер, дип планлаштырыла. Тантанага җиңүчеләр үзләре, "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган интернет-проектларның авторлары, жюри әгъзалары, матбугат чаралары һәм Татнет белән кызыксынган һәркем чакырыла.

Бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 427 | Өстәде: admin | Дата: 24.09.2014

Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре!

"Белем җәүһәрләре" V дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. 12 сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Аннары килгән гаризалар белән экспертлар танышачаклар, бәйгедә катнашучы сайтларга бәя бирәчәкләр, урыннар билгеләнәчәк.

Быел бәйге 8 номинациядән тора:

  • "Укытучы - җәүһәр" номинациясе
  • "Укучы - җәүһәр" номинацияс
  • "Башлангыч белем - җәүһәр чаткылары" номинациясе ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 555 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2014

Татарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы исем һәм адресларны билгеләүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) дип аталучы коммерцияле булмаган халыкара интернет-корпорациягә заявка бирелә.
2013 елның 21 июнендә әлеге заявка карала һәм уңай җавап алына.

“.TATAR” доменында теркәлү башланды инде. Бу процесс берничә этапт ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 432 | Өстәде: admin | Дата: 03.09.2014

1995 елдан башлап һәр елны мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтлеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан “Яшь программист” республикакүләм бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге вакыт эчендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 5000нән артык мәктәп укучысы үз сәләтен күрсәтергә өлгерде.

Быел бәйге 18 нче мәртәбә үткәрелде. Конкурс 3 этапта узды: мәктәп күләмендә, муниципаль һәм республикакүләм. Республика этабы Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" лагеренда 12-17 май көннәрендә үтте. Әлеге этапка 100 гә якын бала килде.

Шунысы аяныч, әлеге конкурсантлар арасыннан бары тик 4-5 бала гына татар телендә чыгыш ясадылар:

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 794 | Өстәде: admin | Дата: 21.05.2014

Республикабыз мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган «Туган ягым – яшел бишек» бәйгесендә 25 иҗади эш – тугра белән 25 бала катнашты. Алар мәктәптә укучылар һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар төркеменә бүленеп бәяләнделәр.

Туграларга тавыш бирү 14 марттан 20 апрельгә кадәр бәйгенең "Татар иле" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә алып барылды. Туграларга тавыш бирү бәйгесендә 110 тавыш җыеп, абсолют җиңүче – Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Исмәгилова Гүзәл булды! Бәйгедә катнашкан барлык тугралар белән "Туган ягым - яшел бишек" бәйгесенең рәсми төркемендә танышып була.

22 нче апрель көнне, Яр чаллы шәһәренең 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сар ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 514 | Өстәде: admin | Дата: 23.04.2014

Татнетны үстерү фонды интернет челтәрен татарча сыйфатлы ресурслар белән баету юнәлешендә тагын бер бәйге-акция оештыруда катнаша башлады. Февраль ае башында Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры белән берлектә "Белем.ру" порталы кысаларында  "Айның иң яхшы электрон белем-тәрбия ресурсы” дип исемләнгән бәйге-акция оештырылып эшләп киткән иде. Бүген беренче бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде - гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы билгеле булды!

Гыйнвар аенда "Белем.ру" порталына урнаштыру өчен барлыгы 9 электрон ресурс кабул ителгән. Һәм менә ике атна дәвам иткән сораштыру нәтиҗәләре буенча гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы исеменә Сарман районы Җәлил бистәсенең 2 санлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы юллаган "Киләчәк – бүгенге көн ул” (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән) мәкаләсе лаек булды.

Әлеге бәйге-акция кулланучылар ярд ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 477 | Өстәде: admin | Дата: 18.02.2014

« 1 2 ... 18 19 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Март 2025  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында I урынны алдылар
[07.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Биология, география, химия» атналыгы дәвам итә
[15.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[21.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Тукай айлыгы дәвам итә
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[25.08.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Кәбирова Гөлсем Сәлихҗан кызы Мактау кәгазе белән бүләкләнде
[08.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Бер шырпының мең бәласе» темасына әңгәмә үткәрелде
[31.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Надежда Рушеваның туган көне искә алынды
[29.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Могҗизалар кыры» уены үткәрелде
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде
[04.07.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[23.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[05.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе шау чәчәккә күмелде