Пәнҗешәмбе, 13.11.2025, 11:49
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10868
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:52
Татар интернеты белән бөтен дөнья диярлек таныша ала!

Бу көннәрдә, "Татар иле" татар социаль челтәрен яңарту барышында, проект кысаларында эшләп килгән Татнет каталогы тулысынча диярлек инглиз телендә дөнья күрде. Хәзерге вакытта каталогны тулыландыру һәм аны рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү эшләре төгәлләнеп килә.

Быел гына да, Татнет каталогында интернет-проектлар саны тагын якынча 200 сайтка артты. Яңа сайт дөнья күргән саен алар Татнет каталогына тәкъдим ителәләр һәм каталогта урын алалар (Татарстанда ясалган әмма татар телендә эшләмәгән интернет-проектлар каталогка кабул ителмиләр).

Каталогта бүгенге көндә 700 дән артык сайт урнаштырылган. Шунысы әһәмиятле, Татнет каталогына кереп Татарстан сайтларына гына түгел, ә бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татарларның һәм татар оешмаларының сайтларына кереп була (мисал өчен: Мәскәү татарлары, Иваново татарлары, Санкт-Петербург татарлары, Кырым һәм Кырым татарлары, Пермь крае һәм Барда районы татарлары, Самара татарлары, Урал татарлары, Чехиядәге татарлар, Германия татарлары, Казахстан татарлары, Америка татарлары, Польша татарлары, Европа татарлары, Белоруссиядә яшәүче татарлар һ.б.).

Каталогны тулысынча карау өчен http://tatarile.org/catalog/tt адресы буенча күчегез, үзегезне кызыксындырган сайтны табыгыз һәм сылтама буенча күчегез! Рус телле дусларыгызга Каталогка http://tatarile.org/catalog/ru, ә инглиз телле дусларыгызга http://tatarile.org/catalog/en адресы буенча керергә һәм Татнет белән танышырга тәкъдим итегез.

Әгәр сез сайт авторы булып, сайтыгыз әлегә каталогта булмаса, теркәлеп аны үзегез дә модераторларга тәкъдим итә аласыз.

Татар интернеты белән якыннанрак танышырга, татар дөньясында күбрәк дуслар табарга чакырабыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/74

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 707 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[18.09.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Яңа Шимбер авылында һәйкәл ачылды
[02.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Уку елының беренче дәресе тынычлык темасына багышланды
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[16.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз тавыш бирүдә катнашты
[05.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[09.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Барби курчагының туган көне билгеләп үтелде
[08.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 6 нчы көн
[05.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[28.11.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Әниләр көне
[16.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 2 нче урын алды
[01.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне узды
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды