Пәнҗешәмбе, 04.12.2025, 21:36
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10899
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:00
Татар рәссамнары интернет киңлекләрен яулыйлар

Татарлар арасында иҗади шәхесләр шактый күп. Җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, драматурглар, һ.б. Алар турында интернет челтәрендә хәзер татар телендә дә шактый мәгълүмат табып була. Мисал өчен, шактый гына татар җырлары белән "Татар иле"нең аудиоархивына кереп танышырга мөмкин.

Әмма иҗади эшләре күп булып та, әлегә интернет челтәрендә чагыштырмача аз танылган иҗат кешеләре дә бар. Алар - татар рәссамнары. Мәктәп курсында да кайбер татар рәссамнары белән генә танышырга мөмкин, рәссамнарның үзләре һәм аларның күргәзмәләре турында массакүләм мәгълүмат чараларында да аз яктыртыла.

Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттәхов, Абрек Абзгильдин белән бергә Фәйзрахман Әминов, Евгений Зуев, Шамил Шәйдуллин һ.б. рәссамнар - татар  рәсем сәнгатенә зур өлеш керткән кешеләр.

Әлеге рәссамнарның картиналары Татар иленең Фотогалереясенә өлешчә урнаштырылган иделәр инде. Бу көннәрдә фотогалереягә картиналары бөтен дөньяга танылган рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев (хәзерге вакытта Төркиядә яши) белән яшь һәм талантлы рәссам Айгөл Мәҗитованың да хезмәтләре дә урнаштырылды. Аларның иҗаты белән Татар иле проектының Фотогалереясенә кереп танышырга мөмкин.

Фотогалереядә татар рәссамнарының картиналары репродукцияләре белән беррәттән Татарстан һәм татар шәхесләре белән бәйле фотоларны, тарихи (мисал өчен: Татар дәүләт филармониясе тарихыннан) һәм документаль фотоларны табарга мөмкин.

Моның белән эш туктап калмый. Әгәр сез татар рәссамы яисә Татарстан һәм татар халкы белән бәйле уникаль фотоларның авторы икән, ул вакытта Татнеты үстерү фонды белән элемтәгә керә һәм иҗади хезмәтләрегезне "Татар иле" проектына тәкъдим итә аласыз. Безнең белән элемтәгә керү өчен http://tat-i.net/tt/address сылтамасы буенча күчәргә кирәк.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/75

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 765 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[07.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[20.08.2025][2025/2026 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башлана
[28.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[05.07.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унөч яшь тулды
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[09.08.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[14.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Пи саны көне билгеләп үтелде
[09.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз республика проектында катнаштылар
[13.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды
[14.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз тыл ветераны белән очраштылар
[10.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә спорт чаралары узды