Пәнҗешәмбе, 04.12.2025, 15:53
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10899
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:32
"Ялкын" журналының онлайн архивы дөнья күрде!

"Ялкын" журналын балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәннәр дә бик яхшы беләләр. Нигә дигәндә, "Ялкын" журналы - аларның да балачак журналлары ул. Кемдер аны ай саен зарыгып көтеп алып укып барган, кемдер журнал битләрендә үзенең беренче иҗат җимешләрен урнаштырган, ә кемдер "Ялкын" оештырган чараларның активисты булган. Ә кайберәүләр әле бүген дә үз китапханәсендә бу журналны саклап киләдер, күпләр өчен "Ялкын" журналы матур хатирә буларак кына сакланадыр.

Сезнең матур истәлекләрне кайтару, бүгенге яшьләрне "Ялкын" журналының тарихы белән таныштыру максатыннан, "Татнетны үстерү фонды", "Белем.ру" җәмгыяте "Ялкын" журналы белән берлектә, Татарстан Республикасы милли китапханәсе ярдәме белән "Татар иле" татар социаль челтәре проекты кысаларында журналның зур онлайн-архивын булдырды!

"Ялкын" журналының 1961 нче елдан башлап чыккан саннарын уку өчен "Татар иле" проектына керергә һәм аның "Китапханә" бүлегенә күчәргә кирәк! Журналлар һәм газеталар Китапханәнең "Периодик басма" рубрикасында урнаштырылып киләләр.

Якын арада "Татар илендә" укучылар өчен "Сабантуй" журналы/газетасының архивы белән танышу мөмкинлеге дә ачылачак, дип көтелә. Әлегә Китапханәне татар телендә нәшер ителгән файдалы китаплар һәм журналлар белән тутыру эшләре бара. Урнаштыру тәмамланганнан соң алар тагын бер кат системалаштырылачак һәм киң катлам укучыларга хәбәр ителәчәк.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/73

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 1134 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/2
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде
[02.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 2 нче көн
[28.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[07.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[16.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз футбол ярышында кубок алды
[24.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды
[15.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 13 нче көн
[25.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[05.07.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка җиде яшь тулды
[24.11.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
[19.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә 2 нче урын яулады
[10.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
«Тамчы» бию коллективы II дәрәҗә дипломант булды
[30.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучылар әниләрен бәйрәмнәре белән котлады