Чәршәмбе, 12.11.2025, 23:04
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10867
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем  - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк. ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 427 | Өстәде: admin | Дата: 31.08.2016

Көн саен ук булмаса да, атна саен интернет челтәрендә яңа татар сайтлары туып тора. Кайсыларыдыр үсә һәм ныгый, кайсыларыдыр бераз вакыттан юкка да чыга.

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татар сайтлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) нәкъ менә файдалы татар сайтларын популярлаштыру, ныгыту, таныту максатыннан үткәрелә башлаган да иде инде. Быел бәйгегә инде 7 яшь тула. Җиде ел дәвамында бәйге ярдәме белән шактый татар сайтлары популярлашып китә алды. Укытучылар уңышлы гына аттестация якладылар һәм категорияләрен күтәрделәр, укучылар IT-өлкәсендә яхшы белгеч булып киттеләр, аларның күбесе әлеге юнәлештә югары уку йортларына керә алдылар, тематик ресурслы сайтларның трафиклары артты һәм рейтинглары ныгыды.

Бәйгегә бөтен дөнья татарлары катнаша ала. Узган елларда бәйгедә Татарстан ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 994 | Өстәде: admin | Дата: 28.05.2016

11-24 май көннәрендә Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрде. Бәйгенең шарты буенча яшь шагыйрьләр Белем.ру порталында яисә аның рәсми төркемендә мәктәпкә яисә укытучыларга багышланган үз шигырьләрен урнаштырырга тиешләр иде.

Әлеге бәйгедә Сәрбиназ Шәйхел исемле кулланучыбыз җиңеп чыкты. Аңа Татнетны үстерү фонды исеменнән ВКонтакте челтәрендә 100 тавыш (700 сумга тәңгәл) бүләк ителде, тапшыру өчен диплом әзерләнде. Ул гына да түгел, аның шигыре "Идел" журналында бастыру өчен тәкъдим ителде. ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 637 | Өстәде: admin | Дата: 28.05.2016

"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе быел икенче мәртәбә үткәрелде. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Быел бәйгене оештыручылар составына ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үтте. ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 518 | Өстәде: admin | Дата: 23.05.2016

«Яшь татнетчылар» республикакүләм интернет-проектлар бәйгесе Татнетны үстерү фонды, Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан быел икенче мәртәбә оештырылды. Бәйгене оештыруга быел ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.

Бәйге заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую максатыннан оештырыла. ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 458 | Өстәде: admin | Дата: 19.05.2016

Кичә, 22 апрель көнне, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында шагыйрьнең тууына 130 ел тулуы уңаеннан күп кенә бәйрәм чаралары үткәрелде.

Бу көнне Кушлавычта үткәрелгән иң төп чара - "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры булды. Әлеге бәйгенең беренче туры 2015 елның сентябрь аенда аның төп оештыручылары - Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге белән оештырылып башланып киткән иде. Бәйгенең финал туры ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә оештырылып үткәрелде.

Бәйгенең иганәчеләре:

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 482 | Өстәде: admin | Дата: 23.04.2016

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Илһамият" бәйгесе үткәрелде. Без Белем.ру порталында бу турыда кулланучыларыбызга бер ай элек игълан иткән идек.

Әлеге бәйгенең төп оештыручысы - Казан дәүләт мәдәният институты. Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылды.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган. Бүген әлеге конкурсантлар университетның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар.

Әлбәттә, яшь зуррак булган саен укучыл ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 539 | Өстәде: admin | Дата: 11.04.2016

Татнетны үстерү фонды ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесен тәкъдим итә.

Бәйгедә гомуми белем учреждениеләре белән беррәттән өстәмә белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәпләр дә (!) катнаша ала. Катнашучыларның эшләре 4 яшь категориясендә бәяләнәчәк:

  • мәктәпкәчә яшьтәге укучыларның эшләре (5-7 яшь);
  • башлангыч сыйныф укучыларның эшләре (7-10 яшь);
  • 5-8 нче сыйныф укучыларын ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 540 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2016

Бүген, 15 февраль көнне, интернет челтәрендә VII Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) старт ала. Гаризаларны кабул итү төгәл 7 ай дәвамында барачак һәм 15 сентябрь көнне тәмамланачак. Бәйгегә нәтиҗәләр октябрь аенда ясала.

Бәйгедә татар сайтлары һәм татар версиясе булган сайтлар гына кабул ителә. Сайтлар файдалы булырга, татар кулланучылары өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгенең төп оештыручылары:

  • Татнетны үстерү фонды;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 434 | Өстәде: admin | Дата: 15.02.2016

15 февраль көнне "Белем җәүһәрләре" VII Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе старт ала. Әлеге көннән башлап бәйгенең рәсми сайтына http://konkurs.belem.ru адресы буенча кереп гариза тапшырырга мөмкин булачак.

Бәйге елдан-ел камилләшә. Быел да бәйгедә катнашучыларны зур яңалыклар көтә.

1. Бәйгенең номинацияләре үзгәртелде, хәзер "Белем җәүһәрләре" тагын да күбрәк татар интернетын колачлый ала. "Башлангыч белем - җәүһәр чаткылары" номинациясе белән "Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинацияләре берләштерелде. Бәйгедә ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе өстәлде. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ал ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 615 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2016

« 1 2 ... 16 17 18 19 20 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[15.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Абдулла Алишның туган көне искә алынды
[13.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз җиңүче булды
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды
[20.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатикадан район семинары үтте
[18.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Күңелле уеннар» көне узды
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[15.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[13.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[29.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[28.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 3 нче көн
[13.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Человек человечества славен на века
[15.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелде