Шимбә, 04.05.2024, 14:41
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:24
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе .tatar доменындагы иң яхшы татар сайтларын барлый!

Бүген, 15 февраль көнне, интернет челтәрендә VII Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) старт ала. Гаризаларны кабул итү төгәл 7 ай дәвамында барачак һәм 15 сентябрь көнне тәмамланачак. Бәйгегә нәтиҗәләр октябрь аенда ясала.

Бәйгедә татар сайтлары һәм татар версиясе булган сайтлар гына кабул ителә. Сайтлар файдалы булырга, татар кулланучылары өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгенең төп оештыручылары:

  • Татнетны үстерү фонды;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

2016 елда оештыручы-партнерлар:

  • "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
  • "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте;
  • (бәйгенең иганәчеләре һәм партнерлары тулылана бара, бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруда сез дә ярдәм итә аласыз).

Быел бәйге киңрәк дәрәҗәдә үткәрелә һәм аңа яңа номинацияләр кертелде. 2016 елда бәйгедә 100 дән артык татар сайты катнашыр дип көтелә.

Бәйгенең 2016 ел номинацияләре:

1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.

2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.

6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.

7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

8. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Гаризаны тапшыру өчен теркәлергә һәм менюда ачылган Катнашу төймәсенә басарга, интернет-проект һәм аның авторы турында мәгълүматны хәбәр итәргә кирәк.

Гариза тапшырыр алдыннан Бәйгенең Нигезләмәсе белән танышып чыгарга тәкъдим ителә.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз! Татар интернеты файдалы һәм сыйфатлы сайтларга бай булсын иде!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/104

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 386 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2016  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[18.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының секция утырышы үтте
[24.02.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында III урын яулады
[20.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды
[22.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда онлайн-режимда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[03.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә балалар иминлеге айлыгы дәвам итә
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Табиблар әти-әниләр белән очраштылар
[25.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә профсоюз дәресе уздырылды
[12.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[01.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды