Чәршәмбе, 09.07.2025, 18:59
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10648
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Татар әдәбиятын сөюче, китап укырга яратучы хөрмәтле дуслар!

2019 нчы елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектына нәтиҗәләр ясалды һәм финалистлар билгеле булды! Марафонда катнашырга теләк белдергән 370 кеше арасыннан 345 кеше марафонның ахырына кадәр барып җитә алдылар, ягъни 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый татарча китаплар һәм журналлар укыдылар, ә укыган әсәрләрдән иң кызыклы өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең аккаунтларында урнаштырып бардылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 359 | Өстәде: admin | Дата: 18.02.2019

Татнетны үстерү фонды мәктәп укучыларын һәм студентларны "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакыра!

Әлеге Халыкара бәйге-фестиваль 2015 елдан башлап Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыклары, Татарстан Мәдәният министрлыгы, башка күп кенә оешмалар тарафыннан, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән дә оештырылып үткәрелә. Төп оештыручы (учредитель) - Казан Дәүләт Мәдәният институты. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм студентлар сәнгатьле сөйләм һәм вокал номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә катнаша алалар.

Быелгы фестиваль Туфан Миңнуллинга багышлап үткәрелә. Шуңа күрә, Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар (спектакльләрдән өзекләр) ныграк хупланачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 363 | Өстәде: admin | Дата: 14.11.2018

Бүген, 9 ноябрь көнне, Казан шәһәре, Бауман урамы, 51 нче йортта урнашкан ГУМ сәүдә үзәгендә V Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектында уңышлы катнашкан татар китапларын укучыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Әлеге проектның максаты - киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү. Проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелә.

Бу юлы китап укучылар белән очрашуга тантанага шактый дәрәҗәле язучылар чакырулы иде. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Марсель Галиев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш премияләре лауреаты Ленар Шәех, "Ел китабы - 2014" республика конкурсы лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 348 | Өстәде: admin | Дата: 10.11.2018

ВКонтакте социаль челтәре инде елдан артык яңа проект белән шау-гөр килеп тора. Сүз - #әдәбимарафон онлайн-проекты турында. Әлеге проект кулланучыларда татар теленә, татар әдәбиятына игътибар уята, үздисциплина булдыруда ярдәм итә, тайм-менеджмент нигезләренә өйрәтә.

Проект беренчесен 2017 елда башланып китте. Аның оештыручылары - Раил Гатауллин җитәкчелегендә Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты. Беренче проектта нибары 30 га якын гына кеше катнашкан булса, һәр квартал саен аларның саны бермә-бер арта башлады.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 587 | Өстәде: admin | Дата: 06.11.2018

Кичә, 29 нчы октябрь көнне, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, ВКонтакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар. ВКонтакте социаль челтәрендәге татар төркемнәре арасында ярыш әле быел гына оештырылды, бүген аларны тәбрикләргә ВКонтакте социаль челтәренең тәрҗемәләр бүлеге җитәкчелеге дә (Екатерина Харькова һәм Наталья Сосулина) килгән иде. Бүләкләрне аларның кулыннан кабул итеп алу җиңүчеләр өчен аеруча шатлыклы булды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 383 | Өстәде: admin | Дата: 01.11.2018

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгене кызыксынып күзәтеп торучылар!

Бәйге елдан-ел ныгый һәм киңәя бара, номинацияләр саны арта, интернет-проектларга карата таләпләр кырыслана һәм шул ук вакытта бүләкләр дәрәҗәлерәк була бара.

Быелгы тантана да башка елларга караганда нык үзгә булачак!

Беренчедән, аның тантана үткәрелү урыны үзгәрә. Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы октябрь (дүшәмбе) көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында үткәреләчәк, тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 426 | Өстәде: admin | Дата: 09.10.2018

Гыйнвар аеның беренче өч атнасында ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә барган #әдәбимарафон проектында актив катнашкан 43 китап укучы "марафончы"га 17 нче февраль көнне бүләкләр тапшырылачак! Шулай ук, марафончылар Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа китаплар белән танышачаклар, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр – китап авторлары белән очрашачаклар. Тантана Татарстан китап нәшрияты кибетендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 29) үткәрелә.

Чараны оештыручылар – Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды. Проектның идея авторы – Раил Гатауллин.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 581 | Өстәде: admin | Дата: 16.02.2018

Казан дәүләт мәдәният институты күп санлы оештыручылар, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән III Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә. Гаризалар 23 ноябрьга кадәр кабул ителә. Фестиваль-конкурс үзе исә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында 24-25 ноябрь көннәрне үткәреләчәк. 

Бәйгедә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша алалар. Конкурста 2 номинация, 3 категория һәм 4 яшь төркеме бар. Бәйгедә катнашу шартлары белән Нигезләмәне укып танышып була. 

Барлык кулланучыларга да уңышлар телибез!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/142 

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 639 | Өстәде: admin | Дата: 25.10.2017

20 октябрь көнне Казанның Г.Камал театры бинасында VIII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Тантанага бәйгедә катнашкан һәр сайт авторы, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар, телевидение һәм матбугат вәкилләре чакырулы иде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унөч шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән, Үзбәкстаннан барлыгы 80 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 60 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 9 номинация буенча бәяләнде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 695 | Өстәде: admin | Дата: 23.10.2017

"Белем җәүһәрләре - 2017" VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашкан хөрмәтле кулланучылар, сайт авторлары!

Жюри әгъзалары һәм экспертлар күптән түгел быелгы бәйгегә нәтиҗәләр ясадылар һәм җиңүчеләр исемлеге алар өчен инде билгеле. Әмма аларның исемнәре башка кешеләр өчен әлегә сер булып калачак. Бәйгедә кемнәр җиңеп чыккан булуын бары тик тантана барышында гына белү мөмкин булачак.

Шул сәбәпле, бәйгенең оештыру комитеты "Белем җәүһәрләре - 2017" VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен генә түгел, ә анда катнашкан һәрбер сайт авторын яисә хуҗасын бәйге тантанасында көтеп кала.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы җ ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 453 | Өстәде: admin | Дата: 15.10.2017

« 1 2 ... 14 15 16 17 18 ... 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[22.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Малайлар һәм кызлар көне» узды
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде
[22.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башваткыч» уены үткәрелде
[28.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[12.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
6 нчы сыйныф укучылары элемтә бүлекчәсе һәм кибеттә экскурсиядә булдылар
[24.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[19.10.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[31.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат буенча бәйгедә кубок алды
[24.11.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
[16.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 14 нче көн
[23.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ватанны саклаучылар көне белән!