Шимбә, 08.11.2025, 21:44
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10858
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Хөрмәтле дуслар! 1 гыйнвар көнне X (юбилей!) Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) башлана!

Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://tat-i.net/tt/adabimarafon-10 адресы буенча күчеп укый аласыз. 

Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/yazuchilar) кушылырга һәм марафонның рәсми берләшмәсендә дә теркәлеп (https://vk.com/adabimarathon), беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилияне һәм яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерергә кирәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 253 | Өстәде: admin | Дата: 02.01.2020

IX Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар!

1 - 21 октябрь көннәрне өч атна дәвамында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан интернет челтәрендә #әдәбимарафон проекты үткәрелде. 21 көн дәвамында кулга китап алырга, 21 көн дәвамында укыган китаплардан иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне үзеңнең ВКонтакте яисә Инстаграмм аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк иде. 900 гә якын кеше әлеге марафонның ахырына кадәр барып ирешә алды.

Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залына Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 адресы буенча чакырулы. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 318 | Өстәде: admin | Дата: 05.11.2019

Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы 2019 елның 22-25 октябренда үткәрелгән Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә #әдәбимарафон поректы белән I урын яулады.

Конкурста катнашырга теләк белдереп бәйгенең оештыру комитетына барлыгы 85 гариза кабул ителгән. Финалга алар арасыннан барлыгы 30 конкурсант кына чакырылган. Ә биш кеше бәйгенең I дәрәҗә бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы да бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 318 | Өстәде: admin | Дата: 26.10.2019

Әле күптән түгел, 15 нче июль көнне, сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде (http://tat-i.net/tt/node/164). Белгәнегезчә, әлеге проект интернет-кулланучыларда яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Проект барышында 21 көн дәвамында һәр көн кулга татарча китап яисә әдәби журнал алырга, көн саен китап укырга һәм укыган әсәрләрдән иң матур һәм кызыклы өзекләрне үзеңнең социаль челтәрдәге сәхифәңдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 340 | Өстәде: admin | Дата: 09.08.2019

Бүген #әдәбимарафон проектының сигезенче бәйгесе башланып китте! Җәй айларында оештырылып үткәрелә торган #әдәбимарафон бары тик мәктәп укучылары өчен генә оештырыла. Күп санлы сораулар буенча бу юлы җәйге әдәби марафонга I-III курс студентлары өчен дә катнашу мөмкинлеге ачылды.

Әлеге моментта 100 дән артык мәктәп укучысы катнашырга теләк белдереп гариза язып калдырды инде. Катнашырга теләк белдереп гариза калдыруы бик җиңел. Моның өчен #әдәбимарафон төркеменә https://vk.com/adabimarathon адресы буенча кереп теркәлергә һәм беркетелгән яңалыктагы комментарийларда бүген 22:00 кадәр катнашу теләген белдерергә ("+" куярга, ФИОны язарга һәм кайдан булуыгызны хәбәр итәргә) кирәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 319 | Өстәде: admin | Дата: 15.07.2019

Татнетны үстерү фонды һәм Белем.ру компанияләре җитәкчесе Гатауллин Раил Мәүлет улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлыкка үз кандидатурасын тәкъдим итте һәм 26 нчы майда үткәреләчәк алдан тавыш бирү процедурасында катнаша.

26 нчы май көнне Татарстан Республикасының һәрбер районында сайлаучылар Гатауллин Раил Мәүлет улы өчен һәм башка кандидатлар өчен дә үз тавышын бирә алачак. Тавышны сайлау участокларына килеп яисә интернет аша бирергә мөмкин:  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 364 | Өстәде: admin | Дата: 22.05.2019

Иртәгә, 15 нче май көнне, УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон проекты финалистларын - татар әдәбиятын сөючеләрне бүләкләячәкләр. Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты берлектә оештырып үткәрә торган һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган әлеге марафонда катнашучыларның саны бу кварталда 1100 дән артып китте (исемлек: http://tat-i.net/tt/node/158).  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 310 | Өстәде: admin | Дата: 14.05.2019

VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында актив катнашкан хөрмәтле китап укучылар!

Марафонның үткәрелүе һәм аның кагыйдәләре турында без 25 март көнне игълан иткән идек (http://tat-i.net/tt/adabimarafon-7). Ә 1 - 21 нче апрель көннәрне ВКонтакте һәм Инстаграм (чит илләрдән катнашучылар өчен) социаль челтәрләрендә #әдәбимарафон онлайн-проекты барды. Үзендә яхшы гадәт - китап уку гадәтен формалаштырырга 1370 кеше алынган булса да, аларның кайберләре финал ахырына кадәр барып җитә - үзләрендә көч табып җиткезә алмадылар.

"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2017 нче елдан башлап оештырылып үткәрелә. Проектның идея авторы һәм алып баручысы - Гатауллин Раил Мәүлет улы.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 438 | Өстәде: admin | Дата: 06.05.2019

1 март көнне гөрләп, матур итеп VI дөньякүләм #әдәбимарафон проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да үтеп китте. Тантанага 300 (!) дән артык финалист килгән иде. Әле бер ел элек кенә катнашучылар саны бу саннан 10 тапкыр ким иде. Ә #әдәбимарафон хэштеглары саны 1 ел дәвамында 15 меңнән артып китте һәм саны буенча #татарча хэштегын куып җитте. Беренче марафонда Казан һәм якын тирә районнар гына катнашкан булсалар, әлеге марафонда катнашырга Омск һәм Ижау татарлары да килгән иделәр. Җиңүчеләр рәтендә Башкортстан Республикасыннан да татар әдәбиятын сөючеләр бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 355 | Өстәде: admin | Дата: 05.03.2019

Бүген Татнетны үстерү фондының X Попечительләр советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

  • Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллинның 2018 нче елда эшләнгән эшләр буенча хисап тотуы;
  • 2019 нчы елда татар интернетын, .tatar доменын, татар Википедиясен, социаль челтәрләрдә татар аккаунтларын һәм татар төркемнәрен, татар әдәбиятын һәм татар мәдәниятен һәм, гомумән, интернет челтәрендә татар телен үстерү юнәлешендә даими чаралар үткәрүне планлаштыру;
  • 2019 нчы елда планлаштырган проектларны тормышка ашыру өчен финанслар мәсьәләсен хәл итү өчен гамәлләрне планлаштыру;
  • төрлесеннән. ... Дәвамын укырга »
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 366 | Өстәде: admin | Дата: 26.02.2019

« 1 2 ... 13 14 15 16 17 ... 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[17.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 15 нче көн
[21.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[28.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары бәйгедә катнаштылар
[14.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз тыл ветераны белән очраштылар
[07.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[16.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге кросс – 2019» үткәрелде
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[22.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
22 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[10.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфия күргәзмә эшләп куйды
[21.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Күңелле стартлар» үткәрелде
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды