Якшәмбе, 08.12.2024, 12:53
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


#СӘЛАМӘТИРТӘ проекты быел дүртенче мәртәбә үткәрлелде. Ул ел саен 11 нче май көнне башланып китә һәм 21 көн дәвам итә. 21 көндә теләгән һәр кеше үзендә яхшы гадәт - иртән торып йөгереп кайту, сәламәтлекне ныгыту гадәтен формалаштыра ала. Идеалда әлеге гадәт ел дәвамында саклана - яңгырлы көзләргә кадәр күп кенә марафончылар актив тормыш алып бара башлыйлар, иртәнге табигать энергиясен алып иммунитетларын ныгыталар, иртүк торып көн дәвамында күп эшләр эшлиләр һәм максатларына тизрәк ирешәләр.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 225 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2020

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк.

"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып оештырылды. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Ә инде оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 273 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2020

XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы дуслар!

Татар халкының "Әдәби марафон" дип исемләнгән үзүсеш проекты популярлашканнан популярлаша бара! Унберенче марафонда Австралия һәм Төркиядән, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Киров, Омск, Чиләбе өлкәләреннән һәм Санкт-Петербург шәһәреләреннән дә катнашучылар бар. Марафонда катнашырга теләк белдереп 1600 гә якын гариза килде, ә 1300 дә артык марафончы бәйгенең финалына барып җиттеләр. Финалистлар арасында 350 дән артык бала/яшүсмер бар, иң кечкенә әдәби марафончыга нибары 4 яшь!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 270 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2020

"Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасына (http://tat-i.net/tt) 2013 елның 27 мартында нигез салынган иде. Нәкъ менә шушы көнне Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Татнетны үстерү фондын Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 331 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2020

Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 253 | Өстәде: admin | Дата: 21.03.2020

Хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбиятын яратучылар!

Хәтерләсәгез, 2019 елның 6 ноябре көнне без сезгә IX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашкан китап укучылар фикерен ирештергән идек: http://tat-i.net/tt/node/171.

Бүген исә сезнең игътибарга X #әдәбимарафон проектында катнашкан 1082 китап укучының фикерен хәбәр итәргә телибез. 21 нче февраль көнне үткәреләчәк #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында марафончылар нәкъ менә әлеге шәхесләрне күрергә теләк белдерделәр. Ягъни, 1082 марафончыга (алар арасыннан 307 марафончы - 16 яшькә кадәр балалар!) "Финал тантанасында кайсы язучы яисә шагыйрьне күрергә телисез?" дигән сорау бирелде һәм бу сорауга бары тик өч кандидатураны гына тәкъдим итәргә ярый иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 242 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2020

X Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы дуслар!

"Әдәби марафон" онлайн-проекты 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә үзенең беренче юбилей тантанасын үткәрәчәк. Әлеге тантанага татар әдәбиятын яраткан һәм татар телен ихтирам иткән 1100 гә якын финалист чакырулы. Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап/журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 239 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2020

Хөрмәтле дуслар! 1 гыйнвар көнне X (юбилей!) Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) башлана!

Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://tat-i.net/tt/adabimarafon-10 адресы буенча күчеп укый аласыз. 

Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/yazuchilar) кушылырга һәм марафонның рәсми берләшмәсендә дә теркәлеп (https://vk.com/adabimarathon), беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилияне һәм яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерергә кирәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 239 | Өстәде: admin | Дата: 02.01.2020

IX Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар!

1 - 21 октябрь көннәрне өч атна дәвамында Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан интернет челтәрендә #әдәбимарафон проекты үткәрелде. 21 көн дәвамында кулга китап алырга, 21 көн дәвамында укыган китаплардан иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне үзеңнең ВКонтакте яисә Инстаграмм аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк иде. 900 гә якын кеше әлеге марафонның ахырына кадәр барып ирешә алды.

Проектны уңышлы үткән финалистлар 15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең "Академия" концертлар залына Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35 адресы буенча чакырулы. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 289 | Өстәде: admin | Дата: 05.11.2019

Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы 2019 елның 22-25 октябренда үткәрелгән Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә #әдәбимарафон поректы белән I урын яулады.

Конкурста катнашырга теләк белдереп бәйгенең оештыру комитетына барлыгы 85 гариза кабул ителгән. Финалга алар арасыннан барлыгы 30 конкурсант кына чакырылган. Ә биш кеше бәйгенең I дәрәҗә бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Татнетны үстерү фондының директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы да бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 296 | Өстәде: admin | Дата: 26.10.2019

« 1 2 ... 11 12 13 14 15 ... 19 20 »
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2024  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[10.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Иминлек көне» узды
[13.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган-2016» хәрби-спорт уенында III урын алды
[14.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кызыклы математика» исемле чара үтте
[08.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз футбол ярышында II урын алдылар
[22.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ата-аналар җыелышы узды
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол буенча III урын яулады
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Кошлар көне үтте
[29.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 4 нче көн
[22.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары походка бардылар
[04.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелде
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Бөек Җиңүнең 73 нче язы
[27.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп китапханәсендә күргәзмә эшләп куелды
[14.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды