Җомга, 26.04.2024, 05:28
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:01
Татар зыялыларының иң беренче #ӘДӘБИСАБАНТУЕ Арча районында үткәрелә!

2017 елда нибары 30-35 финалисты булган #ӘДӘБИМАРАФОН проекты быел тулы бер стадион җыячак. #ӘДӘБИСАБАНТУЕ дип исемләнгән бүләкләү тантанасына быел 3 меңнән артык кеше чакырулы. Алар арасында XIV һәм XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары, V Россиякүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары, II Россиякүләм #авылымгүзәллеге онлайн-проекты финалистлары бар.

Тантана Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында үткәреләчәк, әдәби Сабан туеннан соң кунаклар өчен Габдулла Тукай музей комплексына (Яңа Кырлай авылы), Габдулла Тукай музеена (Кушлавыч авылы), Мөхәммәт Мәһдиев музеена (Гөберчәк авылы), «Казан арты» тарихи-этнографик музеена һәм "Әлифба" музеена (Арча шәһәре) экскурсияләр оештырылачак. Тантана татар халкына хас милли Сабан туе уеннары белән бергә үрелеп барылыр, дип көтелә. 

Тантанага шулай ук республикабыз җитәкчелеге, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар вәкилләре, журналистлар, күренекле татар шәхесләре, Казан шәһәре филармониясе җырчылары, татар театрлары артистлары һәм, әлбәттә, барлык татар язучылары чакырулы. Әдәби Сабан туенда Татарстан китап нәшрияты һәм башка татар нәшриятларының китапларын сату оештырылачак, язучылар өчен автограф-сессия үткәрү урыны һәм татар шәхесләре белән истәлеккә фотога төшү өчен фотозона да булдырылачак.

Татнетны үстерү фонды оештырган V Россиякүләм #сәламәтиртә проектының җиңүчеләре дә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кысаларында билгеләнәчәк - 5 км дистанциягә йөгерү оештырылачак һәм җиңүчеләргә медальләр тапшырылачак, дип көтелә. 5 ел дәвамында актив катнашкан марафончыларны #СӘЛАМӘТИРТӘ клубына кабул итү дә нәкъ менә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кысаларында булыр, дип уйланылган.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕның кыскача программасы (15.07.2021):

8:00-10:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кунакларын каршы алу, кулъяулык җыю;
10:00-15:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ программасы (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен төшке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак);
15:00-19:00 - Арча районының биш музеена һәм модель китапханәгә экскурсияләр (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен кичке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак).
Хәзерге вакытта #ӘДӘБИСАБАНТУЕ'ның программасы әзерләнә, оештыру эшләрен уңышлы һәм югары дәрәҗәдә оештырып чыгу өчен финалистлардан тагын кайбер мәгълүмат соратачакбыз - барлык финалистларга да #ӘДӘБИСАБАНТУЕ белән бәйле махсус анкета тутырырга кирәк булачак. Әлеге анкетага сылтама марафончыларның приват чатларына юлланачак.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/202

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 229 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.4/32
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2021  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[04.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең туган көне билгеләп үтелде
[19.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[23.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ватанны саклаучылар көне белән!
[19.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә мәрхәмәтлелек атналыгы үтте
[03.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[18.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Казанда «IT-чемпион» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[23.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфта «Профсоюз һәм без» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте