Шимбә, 20.04.2024, 06:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9476
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


14:04
Татар халкының «каймагы» 20 ноябрьдә «Пирамида»да үтәчәк тантанага чакырулы

Татар халкының асыл өлеше - татарча китап/журналлар укып үзләренең һәм балаларының эрудицияләрен һәм тел байлыкларын арттыручы, заманча интернет-технологияләрне куллана белгән һәм үзләре дә Интернет челтәренең татар өлешен үстерүдә өлеш керткән татар халкы 20 ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгенә чакырулы. Алар - XIII Дөньякүләм #әдәбимарафон һәм XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистлары.

«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татарча интернет-проектлар бәйгесе 2010 елдан бирле ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылып үткәрелеп килә. Шушы дистә елдан артык вакыт эчендә аның оештыручылары саны да, катнашучылары саны да нык артты. 2020 елда әлеге дөньякүләм бердәнбер шундый татарча IT-бәйгедә катнашырга теләк белдереп 169 гариза (98 интернет-проект һәм 71 википедияче хезмәте) кабул ителгән һәм 10 номинациядә 50 интернет-проект авторы (I, II, III урыннар һәм дипломантлар) финал тантанасына чакырылган. Бәйгедә Сайт ясаучылар гына түгел, сыйфатлы һәм файдалы итеп ВКонтакте социаль челтәрендә төркем яисә Инстаграм челтәрендә аккаунт алып баручылар, Википедиянең татар өлешенә мәкаләләр язучылар, мобиль кушымта авторлары катнаша ала.

#Әдәбимарафон дөньякүләм онлайн-проектының финалистлары саны быел 1060 тан артык. Катнашучылар арасыннан Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, күп милләтле Россия Федерациясе төбәкләреннән (Санкт-Петербург шәһәреннән, Башкортостан, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан) милләттәшләребез бар. Әлеге онлайн-проектка 2017 елның көз айларында старт бирелде һәм ул һәр квартал саен үткәрелә. Марафонда тормышта уңышка ирешергә теләгән һәркем катнаша ала.

«Белем җәүһәрләре» бәйгесенең нигезләмәсе белән бәйгенең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы, ә финалистлар белән http://konkurs.belem.ru/finalistlar2020 адресы буенча кереп танышырга мөмкин.

#Әдәбимарафон финалистлары исемлеге Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында http://tat-i.net/tt/finalistlar2020 адресы буенча, ә нигезләмәсе http://tat-i.net/tt/adabimarafon-13 адресы буенча урнаштырылган.

Тантанада финалистларны бүләкләргә республикабыз җитәкчелегеннән, Дәүләт Советыннан, министрлыклардан дәрәҗәле кунаклар, республикабызның актив районнары җитәкчеләре, ВКонтакте һәм Википедия вәкилләре, танылган язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, танылган җырчылар һәм артистлар, телевидение һәм матбугат чакырулы.

Тантана Татнетны үстерү фонды тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә!

Проектларның рәсми партнерлары һәм иганәчеләре: «Казан шәһәр филармониясе», «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры», «К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры», «Татарстан китап нәшрияты», «Болгар» хәйрия фонды, «Аксу» продюсерлык үзәге һәм башка юридик һәм физик затлар: http://tat-i.net/tt/sponsors (Татнетны үстерү фондының партнеры/иганәчесе булу, әлеге һәм башка проектларны тормышка ашырырга ярдәм итү өчен http://tat-i.net/tt/blago адресы буенча керегез).

Татнетны үстерү фондының рәсми мәгълүмати партнеры: «Татмедиа» агентлыгы.

Татнетны үстерү фондының кайбер проектларының мәгълүмати партнерлары: «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Шаян ТВ» телеканалы, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» республика электрон газетасы, «Матбугат.ру» дайджест-порталы, «Шәһри Казан» газетасы, «Идел», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә тантана 20 ноябрь көнне 11:00 сәг. башлана.

PS. Игътибар! Тантанага килүчеләрнең тантана барышында мөмкин булган барлык сәламәтлек саклау чараларын куллануларын сорыйбыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/194

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 189 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/5
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2020  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе уздырылды
[19.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеме буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[19.01.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[11.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау кәгазе тапшырылды
[27.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызга эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр
[09.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[05.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[30.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Татар теле буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[16.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз район бәйгесендә 2 нче урын алды
[10.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[13.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды