Сишәмбе, 08.07.2025, 23:15
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10646
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм үзләрен камилләштерүчеләр!

XVIII #әдәбимарафон проектының финалистлары исемлеген тәкъдим итәбез! Барлык финалистларны да чын күңелдән тәбрик итәбез һәм 2022 елның җәй айларында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ форматында үткәреләчәк тантаналы чарада көтеп калабыз. Әлеге финалистларның һәрберсе киләсе #әдәбикөрәш бәйгесендә катнашу хокукын да ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 187 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2022

Яңа ел якынлашып килә...

Әлбәттә, Яңа ел бәйрәме Яңа ел табыны белән үзенчәлекле. Һәр гаиләнең үз традияцияләре, үз өстәл табыны, үз ризыклары.

Шундый вакытта Яңа ел табынында үзебезнең милли ризыкларны күрәсе килә, милли традицияләрнең шул рәвешле сакланып калуын, буыннан-буынга тапшырылуын телисең.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 265 | Өстәде: admin | Дата: 01.01.2022

Бүген, 6 декабрь көнне, ТР Фәннәр Академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 165 | Өстәде: admin | Дата: 07.12.2021

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм үзләрен камилләштерүчеләр!

XVII #әдәбимарафон проектының финалистлары исемлеген тәкъдим итәбез! Барлык финалистларны да чын күңелдән тәбрик итәбез һәм 2022 елның җәй айларында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ форматында үткәреләчәк тантаналы чарада көтеп калабыз. Әлеге финалистларның һәрберсе киләсе #әдәбикөрәш бәйгесендә катнашу хокукын да ала.

XVII #әдәбимарафон проекты финалистлары турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/finalistlar-17

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 214 | Өстәде: admin | Дата: 30.11.2021

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән кызыксынучылар!

XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең жюри әгъзалары үз эшен тәмамлады һәм тантана үткәрү датасы/урыны да билгеле булды. 

Быел бәйге 10 номинациядә алып барылды. Бәйгегә дөньяның төрле почмакларыннан 200 гә якын гариза килде, алар арасыннан 129 гариза бәйгегә кабул итеп алынды. Финалистлар арасында Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты, «Камышлы хәбәрләре» газетасының Инстаграм аккаунты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы сайты, «Китап» һәм «Тәртип.FM» радиоларының аккаунтлары һәм мобиль кушымталары, видеоблоглар һәм башка күп кенә интернет-проектлар бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 230 | Өстәде: admin | Дата: 22.11.2021

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елда "Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмаларның инициативасына ярдәм" грантын гамәлгә ашыру кысаларында, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы бүген, 15 нче ноябрь көнне, "Белем Академиясе" ярдәме белән Апас, Кукмара һәм Казан шәһәренең Киров районнары балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм методистлары өчен «Татарча укытканда һәм тәрбияләгәндә интернет-технологияләр куллану буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен курслар - «ТАТНЕТ.2+» курсын башлап җибәрде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 279 | Өстәде: admin | Дата: 16.11.2021

XVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проектына старт бирелә! Ул 1-21 нче октябрь көннәрне үткәреләчәк.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 559 | Өстәде: admin | Дата: 17.09.2021

Хөрмәтле татар интернетчылары!!!

3 нче октябрь - XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итүнең соңгы көне!  

Бәйге 2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. Быел катнашырга теләк белдергән интернет-проектлар арасында татар сайтлары гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә эшләп килгән уңышлы төркемнәр, популяр татарча Инстаграм аккаунтлар, мобиль кушымталар бар. Шулай ук татар сайтларының елдан-ел артуы да куандыра.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 407 | Өстәде: admin | Дата: 08.09.2021

Хөрмәтле әдәби марафончылар, Татнетны үстерү фонды оештырган файдалы үзүсеш проектларында катнашучылар!

Агымдагы елның 27 нче августында Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республикабыз министрлыклары, Фондка ярдәм итәргә теләк белдергән башка юридик һәм физик затлар ярдәме белән Арча муниципаль районында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәреләчәк. Хәзерге вакытта әлеге чара барлык инстанцияләрдә дә хупланды, рөхсәт ителде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 352 | Өстәде: admin | Дата: 18.08.2021

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

Белгәнегезчә, җәй айларында - җәйге каникул вакытында - #әдәбимарафон проекты балалар һәм 18 яшькәчә яшүсмерләр өчен генә үткәрелә. 1 - 21 июль көннәрендә Интернет челтәрендә татар телле китапларның тышлыклары, балалар өчен язылган әдәби әсәрләр һәм шигырьләрдән өзекләр ешрак очрый башлый. Әлбәттә инде, татар әдәбияты белән кызыксынган һәм туган телен үз иткән кешеләрнең яңалыклар тасмасында гына бу шулай. Дусларыгыз арасында китап укый торган, яңа белемнәр алу белән кызыксына торган креатив кешеләр булмаса, социаль челтәрләрдә чүп-чар гына карап утырырга гына да мөмкинсез. Дусларыгыз нинди кеше булса, әкренләп үзегез дә шундый кешегә әверелә барырсыз. Шуңа күрә, Интернетта дусларны дөрес сайлый белергә тәкъдим итәбез.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 312 | Өстәде: admin | Дата: 04.08.2021

« 1 2 ... 10 11 12 13 14 ... 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Июль 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» җәйге ял лагере ачылды
[30.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котлыйбыз
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[02.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[05.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар
[23.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ватанны саклаучылар көне белән!
[08.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[02.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[24.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучылар яңа уку елына әзерләнәләр
[22.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Малайлар һәм кызлар көне» узды
[28.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шәфкатьлелек ярминкәсе» узды
[07.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә хокук бозуларны кисәтү максатыннан очрашу узды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде