Сишәмбе, 24.06.2025, 08:12
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10617
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм үзләрен камилләштерүчеләр!

XIX #әдәбимарафон проектының финалистлары исемлеген тәкъдим итәбез! Барлык финалистларны да чын күңелдән тәбриклибез һәм 2022 елның җәй айларында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ форматында үткәреләчәк тантаналы чарада көтеп калабыз. Әлеге финалистларның һәрберсе киләсе #әдәбикөрәш бәйгесендә катнашу хокукын да ала.

XVII-XX #ӘДӘБИМАРАФОН һәм II #ӘДӘБИСАБАНТУЕ проектлары ПФКИ (Президентский фонд культурных инициатив) ярдәме белән оештырыла.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 271 | Өстәде: admin | Дата: 09.05.2022

Бүген, 28 апрель көнне, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының XVI Попечительләр советы утырышы үткәрелде. Утырышны фондның учредителе һәм башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин алып барды. Утырышта 50% тан артык попечитель (химаяче) катнашты.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 553 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2022

ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегының саны 200 меңнән артып киткән. Бу турыда проектның оештыручылары хәбәр итә. 

Әлеге проект бу көннәрдә инде 19нчы мәртәбә үткәрелә, анда 1,5 меңнән артык кеше катнаша. Беренче марафонда 2017 елда нибары 30 гына кеше катнашкан булган. 

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябреннән башлап оештырыла, анда һәр кварталның беренче 21 көнендә (1-21 гыйнвар, 1-21 апрель, 1-21 июль (балалар өчен генә), 1-21 октябрь) катнашырга мөмкин. Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 219 | Өстәде: admin | Дата: 21.04.2022

Бүген, 15 нче апрель көнне, Габдулла Тукай Әдәби музеенда Президент грантлары фонды (Фонд президентских грантов) ярдәме белән төзелгән «Инде таныш сукмакларда» («Там, на разведанных дорожках») интерактив китабы күрсәтелде. Әлеге проект «Татнетны үстерү фонды» башкарма директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин һәм проектның идея авторы Владимир Шашорин җитәкчелегендәге төркем белән берлектә төзелде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 392 | Өстәде: admin | Дата: 17.04.2022

Хөрмәтле әдәбият сөючеләр һәм камиллеккә омтылучылар! 

Сезне XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон башлану белән тәбрик итәбез! Ул бүген - 1 апрель көнне башланды һәм 21 көн дәвам итәчәк. Финалга чыгу, #әдәбисабантуе нда катнашу өчен, 21 көн дәвамында http://tat-i.net/tt/adabimarafon кагыйдәләрен үтәп, укыган китапларыгыздан өзекләр урнаштырырга һәм алга куйган максатларыгызга ирешергә кирәк.

Бу марафонда оештыручылар номинацияләр дә булдырды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 221 | Өстәде: admin | Дата: 02.04.2022

Татнетны үстерү фонды Президент грантлары фонды гранты ярдәмендә Татарстанның Апас, Кукмара, Кайбыч, Чүпрәле районнарының аз комплектлы мәктәпләре өчен бушлай курслар оештыра. 

«BELEM 10+: Татарстан Республикасының аз комплектлы мәктәпләре өчен белем бирү курслары» проектын гамәлгә ашыру өчен РФ Президенты грантлары фонды гранты нигезендә «Фоторәсем ресурсларын/продуктларны ясау һәм эшкәртү», «Ресурслар/продуктларны видеоформатта ясау һәм эшкәртү», «Типография/нәшрият продуктларын булдыру һәм эшкәртү» курслары буенча укыту чаралары һәм гамәли дәресләр узачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 228 | Өстәде: admin | Дата: 15.03.2022

2022 елның 19-20 нче февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татнетны үстерү фонды һәм Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә I Россиякүләм «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Конференциянең пленар өлеше Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының конференцияләр залында, секцияләрнең эшләре Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә ZOOM мөмкинлекләрен кулланып оештырылды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 499 | Өстәде: admin | Дата: 03.03.2022

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм үзләрен камилләштерүчеләр!

XVIII #әдәбимарафон проектының финалистлары исемлеген тәкъдим итәбез! Барлык финалистларны да чын күңелдән тәбрик итәбез һәм 2022 елның җәй айларында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ форматында үткәреләчәк тантаналы чарада көтеп калабыз. Әлеге финалистларның һәрберсе киләсе #әдәбикөрәш бәйгесендә катнашу хокукын да ала.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 186 | Өстәде: admin | Дата: 01.02.2022

Яңа ел якынлашып килә...

Әлбәттә, Яңа ел бәйрәме Яңа ел табыны белән үзенчәлекле. Һәр гаиләнең үз традияцияләре, үз өстәл табыны, үз ризыклары.

Шундый вакытта Яңа ел табынында үзебезнең милли ризыкларны күрәсе килә, милли традицияләрнең шул рәвешле сакланып калуын, буыннан-буынга тапшырылуын телисең.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 263 | Өстәде: admin | Дата: 01.01.2022

Бүген, 6 декабрь көнне, ТР Фәннәр Академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 164 | Өстәде: admin | Дата: 07.12.2021

« 1 2 ... 9 10 11 12 13 ... 20 21 »
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[13.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды
[18.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол ярышында кубок алды
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче сыйныф укучылары авылыбызның фельдшеры белән очраштылар
[01.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде
[15.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[13.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә сәламәт туклану атналыгы бара
[12.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыюлыклар һәм парклар көне билгеләп үтелде
[10.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәче Шәрәфиева Гөлфия күргәзмә эшләп куйды
[25.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[10.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Казан милли ярыммарафонында катнашты
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды
[10.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган-2016» хәрби-спорт уены узды