Пәнҗешәмбе, 14.08.2025, 08:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10700
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


08:44
#Авылымгүзәллеге - 2022 интернет-проекты башлана!

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше һәм табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. 

«Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып 2020 елдан башлап елга бер тапкыр үткәрелә. Проектны оештыру идеясе белән Арча районы егете Раил Галиев чыкты, проектны «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы гамәлгә ашырды.

Проектта татар авылында туып үскән һәм, Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәгән интернет-кулланучылар үз аккаунтларыннан катнаша алалар. Яшь чикләре: 13+. Проект барышында һәр катнашучының профиле ачык булырга, аккаунт адресы үзгәртелмәскә тиеш.

2022 елда «Авылым гүзәллеге» (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны 1 августтан 21 августка кадәр үткәреләчәк.

Проектта катнашу өчен:

1) Татнетны үстерү фонды аккаунты (https://vk.com/tatnet) яңалыкларына язылып, анда урнаштырылган "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны башлануын хәбәр иткән анонс-яңалыкның комментарийларында катнашырга теләк белдерергә (+ куеп, реаль Исем Фамилияне, туган авылыгыз исемен һәм районын язып гариза калдырырга);
2) 21 көн дәвамында гариза тапшырылган аккаунтта #авылымгүзәллеге хэштегы белән, үз туган авылыгызны һәм анда туып-үскән шәхесләрне танытып, 1 минутлык кыска видеолар, фотолар белән татар телендә файдалы мәгълүмати язмалар урнаштырып барырга кирәк (Игътибар! Татар телен бозып язу тыела, татар клавиатурасын урнаштыру мәҗбүри!).
3) Шундый гүзәл марафонда катнашып, үз авылыгызны танытырга соңга калмагыз! Финалистларны Әдәби сабантуенда (26 августта, Сабада) бүләклиячәкләр!!!

Марафон башланып 3-4 көн үткәч #авылымгүзәллеге проектының Телеграмдагы рәсми каналына һәм приват-чатка чакырып сылтамалар белән Директка чакыру юлланачак. Әлеге чакыруны кабул итеп сылтамалар буенча күчәр алдыннан смартфоныгызга яисә компьютерыгызга/ноутбукка Телеграм кушымтасын урнаштыру сорала. Марафончылар өчен барлык мәгълүмат рәсми каналда һәм приват-чатта урнаштырыла, аралашу-чатта оештырыла. Оештыручылар яхшы дип тапкан язмалар Татнетны үстерү фондының Инстаграм-каналында һәм проектның Телеграм-каналында кабатлап урнаштырылу планлаштырылган.

"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны финалистларын тантаналы төстә бүләкләү чарасын оештыру марафон тәмамлангач хәл ителәчәк.

#Авылымгүзәллеге интернет-проектында катнашучыларга уңышлар телибез!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/avilimguzallege2022

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 170 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/2
Эзләү
Календарь
«  Июль 2022  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[30.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучылар әниләрен бәйрәмнәре белән котлады
[09.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Халыкара дуслар көне» узды
[03.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[09.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[11.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 2 нче урынны яуладылар
[05.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Чишмәләр көне» узды
[15.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында II урын алды
[21.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Үз уеным» исемле чара үткәрелде
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Парклар маршы – 2019» конкурсында призер булды
[15.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз интернациональ сугышчылар белән очраштылар
[13.11.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз грамота белән бүләкләнде
[02.10.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде