Сишәмбе, 19.03.2024, 07:49
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9400
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:56
XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә!!!

Хөрмәтле татар интернетчылары!!!

3 нче октябрь - XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итүнең соңгы көне!  

Бәйге 2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. Быел катнашырга теләк белдергән интернет-проектлар арасында татар сайтлары гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә эшләп килгән уңышлы төркемнәр, популяр татарча Инстаграм аккаунтлар, мобиль кушымталар бар. Шулай ук татар сайтларының елдан-ел артуы да куандыра. 

Игътибар! Быел бәйгедә үзгәрешләр бар - "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең ".TATAR доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект" номинациясе урынына яңа номинация - "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал" номинациясе өстәлде. 

Бүгенге көндә .TATAR домены инде конкурентлыкка сәләтле һәм һәр татар кешесе сайтны нәкъ менә әлеге доменда урнаштырып аны бөтен дөньяга популяр итә алуын аңлады. Ә аерым номинация булдыруның сәбәбе - интернет челтәрендә татар телендә видеоконтент популярлашып килә һәм Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка оештыручы-партнерлар белән берлектә интернет челтәрендә файдалы татарча видеоконтентның артуын тели һәм нәкъ менә әлеге сегментны күбрәк халыкка ирештерәсе килә. Әлеге номинациядә Youtube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган файдалы видеоблог/видеоканал авторлары/җитәкчеләре катнаша алачак. 

Гаризалар 3 нче октябрьгә кадәр кабул ителә.  

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә, күп санлы физик һәм юридик затлар ярдәме белән оештырыла. Гран-при - яхшы ноутбук!!! (Узган ел ул Самарага китте.)
Гариза тапшырыр алдыннан бәйгенең нигезләмәсе белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез! 

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/cYRtewHtJA4iZbkV7

БӘЙГЕНЕҢ ГИМНЫ: http://konkurs.belem.ru/gimn 

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/211

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 358 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/58
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2021  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[24.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия чарасы уздырылды
[20.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[05.12.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Математика буенча район олимпиадасында укучыбыз призер булды
[24.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[06.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унике ел тулды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Әтнә район Советының Рәхмәт хаты тапшырылды
[12.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Россия көне» узды
[30.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Татар әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыбыз җиңүче булды
[17.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[01.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[26.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!