|
22 нче февраль көнне Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ягез әле, егетләр» дип аталган конкурс үткәрелде. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» диләр. Егетләребез дә бу көнне төрле яктан сыналды: прическа да ясадылар, суган да әрчеделәр, шигырь дә яздылар, табышмакка да җавап эзләделәр. Сынатмадылар! Кемдер өздереп биеп күрсәтте, кемдер мәзәк сөйләп көлдерде, кемдер җыр сузды! Афәрин, егетләр, сынатмадыгыз! |
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
«Иң тапкыр егет» – Закиров,
«Иң сөйкемле егет» – Хәкимов,
«Иң шаян егет» – Рәхмәтуллин,
«Иң уңган егет» – Кадыйров,
«Иң талантлы егет» – Аканашев.
Ватанны саклаучылар көненә кагылышлы башка фотолар... |