Дүшәмбе, 08.12.2025, 22:07
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10903
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Татар интернеты үсеше белән кызыксынып торучылар игътибарына!

Узган елгы традицияне дәвам итеп без быел да "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклауда халык фикерен дә исәпкә алабыз.

Әмма, узган елдан аермалы буларак, иң беренче булып жюри финалистлар исемлеген үзе билгели, ә 1, 2, 3 урыннарны билгеләгәндә халык фикеренә дә колак салачак.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 266 | Өстәде: admin | Дата: 27.10.2020

Китап укырга яратучы хөрмәтле кызлар һәм малайлар!

Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды исеменнән сезне XII #әдәбимарафон проектының финалына чыгуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Китап укып файдалы белем алу сезнең яхшы гадәтегезгә әверелсен! Укыган һәр китап тормышыгызда яңа уңышларга ирешергә этәрсен! Туган телегездә укыган китаплар саны арта бару белән бергә сөйләмегез дә матурайсын, уйлаган фикерләрегез яхшырсын, дусларыгыз артсын.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 260 | Өстәде: admin | Дата: 03.08.2020

Ниһаять күпләр көткән вакыйга! Татарстан гына түгел, бөтен дөньяда яшәгән татар интернетчылары өчен шатлыклы яңалыгыбыз бар!

2010 нчы елда үз эшен башлаган #БелемҖәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итүне кабат активлаштырдык!

Сезнең яисә якыннарыгызның үз интернет-проектларыгыз - татарча алып барыла торган сайтлар, Инстаграм-аккаунтлар, ВКонтакте төркемнәре бармы? Яисә Википедиянең татарча өлешен үстерүдә өлеш кертәсезме? Татар телен үстерүдә файдалы эш башкарасыгыз һәм татар интернетыныда танылган шәхес буласыгыз киләме?! Була икән, димәк бу бәйге - Сезнең өчен!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 245 | Өстәде: admin | Дата: 30.07.2020

#СӘЛАМӘТИРТӘ проекты быел дүртенче мәртәбә үткәрлелде. Ул ел саен 11 нче май көнне башланып китә һәм 21 көн дәвам итә. 21 көндә теләгән һәр кеше үзендә яхшы гадәт - иртән торып йөгереп кайту, сәламәтлекне ныгыту гадәтен формалаштыра ала. Идеалда әлеге гадәт ел дәвамында саклана - яңгырлы көзләргә кадәр күп кенә марафончылар актив тормыш алып бара башлыйлар, иртәнге табигать энергиясен алып иммунитетларын ныгыталар, иртүк торып көн дәвамында күп эшләр эшлиләр һәм максатларына тизрәк ирешәләр.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 254 | Өстәде: admin | Дата: 08.06.2020

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк.

"Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып оештырылды. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Ә инде оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 294 | Өстәде: admin | Дата: 16.05.2020

XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы дуслар!

Татар халкының "Әдәби марафон" дип исемләнгән үзүсеш проекты популярлашканнан популярлаша бара! Унберенче марафонда Австралия һәм Төркиядән, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Киров, Омск, Чиләбе өлкәләреннән һәм Санкт-Петербург шәһәреләреннән дә катнашучылар бар. Марафонда катнашырга теләк белдереп 1600 гә якын гариза килде, ә 1300 дә артык марафончы бәйгенең финалына барып җиттеләр. Финалистлар арасында 350 дән артык бала/яшүсмер бар, иң кечкенә әдәби марафончыга нибары 4 яшь!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 304 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2020

"Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасына (http://tat-i.net/tt) 2013 елның 27 мартында нигез салынган иде. Нәкъ менә шушы көнне Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы Татнетны үстерү фондын Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 371 | Өстәде: admin | Дата: 28.03.2020

Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 277 | Өстәде: admin | Дата: 21.03.2020

Хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбиятын яратучылар!

Хәтерләсәгез, 2019 елның 6 ноябре көнне без сезгә IX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашкан китап укучылар фикерен ирештергән идек: http://tat-i.net/tt/node/171.

Бүген исә сезнең игътибарга X #әдәбимарафон проектында катнашкан 1082 китап укучының фикерен хәбәр итәргә телибез. 21 нче февраль көнне үткәреләчәк #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында марафончылар нәкъ менә әлеге шәхесләрне күрергә теләк белдерделәр. Ягъни, 1082 марафончыга (алар арасыннан 307 марафончы - 16 яшькә кадәр балалар!) "Финал тантанасында кайсы язучы яисә шагыйрьне күрергә телисез?" дигән сорау бирелде һәм бу сорауга бары тик өч кандидатураны гына тәкъдим итәргә ярый иде.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 263 | Өстәде: admin | Дата: 12.02.2020

X Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында катнашкан хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбияты белән кызыксынучы дуслар!

"Әдәби марафон" онлайн-проекты 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә үзенең беренче юбилей тантанасын үткәрәчәк. Әлеге тантанага татар әдәбиятын яраткан һәм татар телен ихтирам иткән 1100 гә якын финалист чакырулы. Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап/журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 267 | Өстәде: admin | Дата: 30.01.2020

« 1 2 ... 12 13 14 15 16 ... 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2025  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[01.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне узды
[15.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында II урын алды
[17.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде
[25.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде
[20.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[01.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[30.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрелде
[07.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле викторина үткәрелде
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Профориентация айлыгы кысаларында һөнәрләр турында класс сәгате үтте
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[18.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәтләр көне» узды
[08.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты