Сишәмбе, 23.12.2025, 22:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10939
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:49
IV #сәламәтиртә проекты финалистлары исемлеге билгеле

#СӘЛАМӘТИРТӘ проекты быел дүртенче мәртәбә үткәрлелде. Ул ел саен 11 нче май көнне башланып китә һәм 21 көн дәвам итә. 21 көндә теләгән һәр кеше үзендә яхшы гадәт - иртән торып йөгереп кайту, сәламәтлекне ныгыту гадәтен формалаштыра ала. Идеалда әлеге гадәт ел дәвамында саклана - яңгырлы көзләргә кадәр күп кенә марафончылар актив тормыш алып бара башлыйлар, иртәнге табигать энергиясен алып иммунитетларын ныгыталар, иртүк торып көн дәвамында күп эшләр эшлиләр һәм максатларына тизрәк ирешәләр. 

IV #СӘЛАМӘТИРТӘ проектында быел барлыгы 173 кеше катнашырга теләк белдерде. Алар арасыннан бары тик 127 кеше генә финалга барып җитә алды. Финалга эләкмәүчеләрне ике категориягә бүләргә мөмкин. Кемнәрдер катнашам дип "+" куйдылар да, үзләре алдына куйган максатларын шунда ук оныттылар. Ә кемнәрдер 21 көн дәвамында марафонда катнаша алмыйча төшеп калдылар.

Финалистларны да 3 категориягә бүлеп карарга була. 127 финалист арасыннан дистәдән артык кешегә "++" куярга була. Аларның #сәламәтиртә проекты барышында куйган позитив фотоларын күргәч һәркемнең йөгерәсе килә, рухы арта, үз сәламәтлеге белән шөгыльләнү теләге уяна.

Марафончыларның күпчелегенә "+" куя алабыз. Алар - марафонның барлык таләпләрен дә тиешенчә үтәгән, 21 көн дәвамында марафонда актив катнашкан кешеләр.

Финалистлар исемлегенә без шулай ук марафонның таләпләрен 100% ук үтәмәгән кешеләрне дә кабул иттек. Алар арасында селфи төшәсе урынга табигать матурлыгын төшереп йөрүчеләр дә, иртәнге 7 дән соң бераз соңрак калып фото урнаштыручылар да, 20 көн генә катнашучылар да бар.

Әмма барлык 127 финалистны бер әйбер берләштерә - алар үзләренең һәм якыннарының сәламәтлекләрен кайгырта беләләр һәм алларына куйган максатларына ирешәләр!

Барлык финалистларны да чын күңелдән җиңүләре белән тәбрик итәбез; июнь ае дәвамында барлык 127 финалистка электрон сертификатлар барып ирешер һәм тиздән финал тантанасы көне дә билгеле булыр, дип ышанып калабыз!

IV #сәламәтиртә проекты финалистлары турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/187

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 257 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Июнь 2020  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр
[20.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[20.08.2025][2025/2026 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башлана
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[06.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
[11.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
[15.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
«Россия Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы узды
[25.06.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[30.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[01.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз диплом белән бүләкләнде
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр
[21.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары экологлар белән очраштылар
[26.06.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды