Сишәмбе, 08.07.2025, 23:30
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10646
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:35
Татар әдипләре популярлыгының яңартылган рейтингы дөнья күрде! (әдәби марафончылар күзлегеннән)

Хөрмәтле китап укучылар һәм татар әдәбиятын яратучылар!

Хәтерләсәгез, 2019 елның 6 ноябре көнне без сезгә IX Дөньякүләм #әдәбимарафон проектында катнашкан китап укучылар фикерен ирештергән идек: http://tat-i.net/tt/node/171.

Бүген исә сезнең игътибарга X #әдәбимарафон проектында катнашкан 1082 китап укучының фикерен хәбәр итәргә телибез. 21 нче февраль көнне үткәреләчәк #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында марафончылар нәкъ менә әлеге шәхесләрне күрергә теләк белдерделәр. Ягъни, 1082 марафончыга (алар арасыннан 307 марафончы - 16 яшькә кадәр балалар!) "Финал тантанасында кайсы язучы яисә шагыйрьне күрергә телисез?" дигән сорау бирелде һәм бу сорауга бары тик өч кандидатураны гына тәкъдим итәргә ярый иде. 

Марафонда катнашучылар бер үк кешеләр булмасалар да, аның составы 27% ка үзгәрсә дә, рейтингта TOP-3 позицияне шул ук әдипләр саклап калды. 1082 кеше арасыннан Роберт Миңнуллинны тантанада күрергә теләк белдереп 401 кеше, Зифа Кадыйрованы - 183, ә Рабит Батулланы күрергә теләп 141 кеше анкета тутырды.

Марафончылар тантанада күрергә теләгән шәхесләр саны барлыгы 205 кеше булса да, без кулланучыларыбызга, гадәттәгечә, рейтингтагы иң популяр шәхесләр исемлеген генә тәкъдим итәбез (ким дигәндә 10 кеше әлеге әдипләр белән тантана вакытында күрешергә тели). Татнетны үстерү фонды төзегән әлеге исемлеккә бу юлы 49 шәхес керде:

Роберт Миңнулин
Зифа Кадыйрова
Рабит Батулла
Гөлсинә Галимуллина
Айгөл Әхмәтгалиева
Данил Салихов
Нәбирә Гыйматдинова
Разил Вəлиев
Ләбиб Лерон
Марат Кабиров
Галимҗан Гыйльманов
Гөлнур Айзат
Шәмсия Җиhангирова
Ленар Шәех
Мәдинә Маликова
Гүзәл Галләмова, Йолдыз Шәрапова, Равилә Шәйдуллина
Рафис Корбан
Раил Гатауллин
Равил Фәйзуллин
Фәүзия Бәйрәмова
Рифат Саләх
Рәмзия Габделхакова
Илсөяр Иксанова, Факил Сафин
Айгиз Баймөхәммәтов
Зөлфәт Хәким, Сания Әхмәтҗанова
Марсель Галиев, Таһир Шәмсуаров
Ренат Харис
Камил Кәримов
Алмаз Гыймадиев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Хәбир Ибраһим
Илгиз Зәйниев, Фоат Садриев
Эльмира Шарифуллина, Йолдыз Миңнуллина
Фоат Галимуллин, Гөлүсә Батталова
Рәмис Аймәт, Эльмира Җәлилова, Ләйлә Дәүләтова, Рөстәм Галиуллин
Вахит Имамов, Газинур Морат, Гөлүсә Шаһбан


Шуны да әйтеп үтәсебез килә, әлеге исемлеккә берничә шәхес аздан гына эләгә алмый калдылар. Алар:

Гәрәй Рәхим
Гүзәл Яхина
Ренат Мөхәммәдиев
Ркаил Зайдулла
Халисә Ширмән
Шул рәвешле, #әдәбимарафон проекты кысаларында язучылар, шагыйрьләр, драматурлар һәм хәтта публицистлар арасында халыкның "любимчиклары" кемнәр булуын шактый зур төгәллек белән күрсәтеп була. #әдәбимарафон проектында катнашучылар саны арта бару белән, әлеге төгәллек киләчәктә тагын да югарырак булачак.

Әлеге саннар нәрсә турында әйтәләр соң? Әлеге саннар берничек тә язучыларның яхшы язалармы-юкмы икәнен әйтмиләр. Әлеге рейтинг, иң беренче чиратта, язучыларның китап укучылар белән никадәр якын булу-булмавын хәбәр итә. Димәк, әлеге рейтингта тагын да югарырак позициягә күтәрелү өчен язучыларга, драматургларга, шагыйрьләргә, публицистларга китап укучылар белән тагын да якынрак булырга, күбрәк һәм яхшырак иҗат итәргә, үз сайтларын һәм социаль челтәрләрдә шәхси аккаунтларын булдырырга, социаль челтәрләрдә активлыкны яхшыртырга, китап укучылар (аеруча балалар - алар безнең киләчәгебез!) белән күбрәк очрашулар үткәрергә кирәк.

Бирелгән рейтинг татар әдәбиятының бүгенге халәтен тулысынча сурәтли, дип әйтеп бетерә алмый. Бүгенге көндә инде безнең арабызда булмаган әдипләрнең - татар классикларының иҗатлары һәрбер китапханәдә зур хәзинә булып саклана. Әлеге классиклар бу рейтингта юк, әмма аларның китаплары һәм әсәрләре кулдан-кулга йөриләр! Мөгаен, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан киләсе марафоннарыбызда без әлеге классикларның иҗатлары белән ныграк танышырбыз һәм киләчәктә аларның рейтингын да булдырырбыз, дип исәп тотабыз.

PS. Рейтингны формалаштыруда катнашкан X #әдәбимарафон проекты финалистлары исемлеге белән http://tat-i.net/tt/node/174 сылтамасы буенча күчеп танышырга мөмкин.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/175

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 259 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/2
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2020  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
242526272829
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[31.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Надежда Рушеваның туган көне искә алынды
[03.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[28.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган–2019» хәрби-спорт уены узды
[12.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп китапханәсендә Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә һәм почмак булдырылды
[13.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес булды
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды
[21.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Туган тел көне билгеләп үтелде
[29.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урынга лаек булды
[02.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[08.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[22.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнаштылар
[02.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 2 нче көн