Дүшәмбе, 08.12.2025, 22:49
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10903
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:00
XIV #әдәбимарафон финалистлары исемлеге билгеле!

Проектта катнашырга теләк белдергән 1500 дән артык кеше арасыннан дөньяның төрле почмагыннан 1300 дән артык кеше XIV #әдәбимарафонның финалына барып җитә алды!

XIV #әдәбимарафон 2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр дәвам итте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында ВКонтакте һәм Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар.  

Бәйгенең оештыручылары - Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты, шулай ук проектны билгеле бер дәрәҗәдә үз канаты астына алган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе исеменнән сезне марафонның финалына барып җитүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Якын арада марафончыларны бүләкләү тантанасын үткәрү датасы һәм урыны билгеле булыр, китап укучылар дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр белән очрашырлар, дип ышанып калабыз!

Игътибар!!! XV #әдәбимарафон 1 апрель көнне башланып китәчәк!!! Проектның рәсми төркеменә кереп, яңалыклардан хәбәрдар булып торыгыз: https://vk.com/adabimarathon.

XIV #әдәбимарафон финалистлары турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/finalistlar-14

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 353 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.8/31
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2021  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[17.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[08.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 3 нче урынны яуладылар
[25.08.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[24.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[30.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча III урын алды
[30.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Татар балалар журналы «Ялкын»ның беренче саны чыгуга 93 ел тулды
[25.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены узды
[11.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз грамота белән бүләкләнделәр
[02.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә өйрәнү эвакуациясе уздырылды
[04.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә һәр төр яшелчә мул булып уңды
[27.08.2025][2025/2026 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
[07.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде