XIII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) китап укучылар проектында катнашкан хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Сезне марафонның финалына барып җитүегез белән чын күңелдән котлыйбыз!
Катнашучылар географиясе бу юлы тагын да киңәйде, әдәби марафонда Татарстан Республикасыннан гына түгел, татар әдәбияты белән кызыксынучылар Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан, Башкортостан, Удмуртия һәм Чувашия Республикасыннан, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Санкт-Петербург шәһәреннән дә булды! Ә финалга чакырылучы 268 марафончы - 5 яшьтән алып 16 яшькә кадәрле мәктәп укучылары! Иң өлкән катнашучыга - 73 яшь! Иң күп катнашучы - Саба районыннан - 244 кеше.
Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының юбилее уңаеннан финалистларны бүләкләү тантанасы 20 нче ноябрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткәреләчәк! Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.
Тантанага финалистлар белән очрашырга һәм аларны тәбрикләргә дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр килер, дип көтелә.
XIII "#әдәбимарафон" финалистлары турындагы мәкаләнең дәвамы...
Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/192 |