Чәршәмбе, 03.12.2025, 01:45
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10898
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:26
XV #әдәбимарафон финалистлары исемлеге билгеле!

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм Татнет кулланучылары!

1-21 апрельдә үткәрелгән XV #әдәбимарафон проектының финалистлары билгеле. Әлеге исемлеккә бәйгенең кагыйдәләрен үтәгән, игътибарлы һәм максатчан булган, 21 көн дәвамында татар китап/журналларын кулына тотып укыган һәм алардан кызыклы өзекләр белән үз аккаунтларында уртаклашкан кулланучылар үтте.

Исегезгә төшерәбез, XV #әдәбимарафонда катнашырга 2300 дән артык гариза кабул ителгән иде. Финалга алар арасыннан 2019 марафончы гына барып җитте (бу әле тулы исемлек түгел, якын көннәрдә, 1 майга кадәр, әлеге исемлеккә техник сәбәпләр аркасында эләкми калган кулланучылар өстәлергә мөмкин). Финалистлар исемлеге белән таныштырабыз һәм XV #әдәбимарафон финалына уңышлы килеп җитүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. 

XIV һәм XV #әдәбимарафон финалистлары июль аенда Арча районында #әдәбисабантуе форматында үткәреләчәк финал тантанасында бүләкләнерләр дип көтелә! Бу турыда төгәлрәк мәгълүматны соңрак ирештерербез, Татнетны үстерү фондының сайты яңалыкларыннан (рәсми сайт: http://tat-i.net/tt, рәсми ВКонтакте берләшмәсе: https://vk.com/adabimarathon, рәсми Телеграм-канал: https://t.me/adabimarathon) хәбәрдар булып торыгыз!

XV #әдәбимарафон финалистлары турындагы мәкаләнең дәвамы...

Чыганак: http://tat-i.net/tt/finalistlar-15

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 293 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.4/28
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2021  »
Д С Ч П Җ Ш Я
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[19.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[20.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шәүкәт Галиевның туган көне билгеләп үтелде
[25.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Әтнә таңы» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
[26.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Корней Чуковскийның туган көне билгеләп үтелде
[09.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Барби курчагының туган көне билгеләп үтелде
[17.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды
[09.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[24.01.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезгә ICILS-2013 тикшеренүендә катнашу турында сертификат килеп иреште
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[15.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Хәтер көне билгеләп үтелде
[28.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Без бергә» фестивалендә I дәрәҗә дипломант булды
[05.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Чишмәләр көне» узды
[21.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә танылган тарихчы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән очрашу кичәсе булды