Җомга, 26.04.2024, 02:10
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9493
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


18:16
1 апрельдә XV Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) башлана!

Әдәби марафон (#әдәбимарафон) ел саен 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 1 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрьдә башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара; марафонда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала. XV #әдәбимарафон үткәрелү вакыты: 2021 елның 1-21 апреле.

XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

1) Бәйгенең нигезләмәсен игътибар белән (!) укып чыгыгыз: tat-i.net/tt/adabimarafon-15.
2) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе яңалыкларына язылыгыз: vk.com/adabimarathon. 
3) Оештыручыларның ВКонтакте һәм/яисә Инстаграм-аккаунтларына язылыгыз:

  • Татарстан Язучылар берлеге: ВКонтакте – vk.com/yazuchilar, Инстаграм – instagram.com/soyuzpisateleyrt;
  • Татнетны үстерү фонды: ВКонтакте – vk.com/tatnet, Инстаграм – instagram.com/tatnet.fond.

4) Татарча хаталарсыз аралашу өчен компьютерыгызга (ноутбукка, планшетка) һәм смартфоныгызга татар клавиатурасы урнаштырыгыз (инструкция). Шулай ук ВКонтакте социаль челтәрендә дә аралашу өчен татарча интерфейс сайларга тәкъдим итәбез. Әдәби марафончыга татар телен бозып язып аралашу рөхсәт ителми!
5) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендәге (vk.com/adabimarathon) марафон башлану игълан ителгән игълан-яңалыкка комментарийларда «+» тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерегез һәм әлеге яңалык белән уртаклашыгыз. Башка кеше өчен гариза тапшырырга ярамый - һәр кеше үз аккаунтыннан катнашырга үзе генә теләк белдерә ала (13 яше тулмаган һәм шәхси аккаунты булмаган үзегезнең балаларыгыз өчен генә гариза тапшырырга мөмкин, һәм алар марафонда Сезнең аккаунттан катнашачак, дигән сүз).
6) 21 көн дәвамында көн саен кимендә 10-15 минут татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәгездә дусларыгызны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырыгыз (марафонда катнашучы әдипләр башка әдипләрнең иҗаты белән танышырга тиеш, ягъни үзләрен таныту белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр).
7) Әдәби марафонның рәсми берләшмәсе (vk.com/adabimarathon) яңалыкларын күзәтеп барыгыз. Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен махсус сайтта яисә ВКонтакте социаль челтәрендә аерым аралашу мәйданчыгы (чат) оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган, профиле ачык булган һәм проектның идея авторы Раил Гатауллин (vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булган кешеләр генә кабул ителә (дус булмаган кешеләрне чатка/әңгәмәгә чакыру мөмкин түгел). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырылачак. Тагын бер мәгълүмат каналы булып әдәби марафоннның Телеграмдагы шәхси каналын санарга мөмкин: t.me/adabimarathon. 

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы.

XIV һәм XV #әдәбимарафоннарның финалистлары июль аенда #әдәбисабантуена чакырылачак, дип планлаштырыла. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.

Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/198

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 261 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.3/25
Эзләү
Календарь
«  Март 2021  »
ДСЧПҖШЯ
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[15.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мәктәп спорт клублары уеннарында катнашты
[01.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында катнаштылар
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[30.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында I урынны алдылар
[28.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗан абыйга «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[06.03.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[21.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды