Статистика
Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Блог
Хөрмәтле дуслар!
Күптән түгел генә без III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булганын язып чыккан идек.
Бүген исә барлык оештыручылар исеменнән татарча сайт ясап бәйгедә катнашкан 15 баланы әти-әниләре һәм укытучылары белән 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә (Ак.Королев урамы, 20) бүләкләү тантанасына чакырабыз.
Тантана 11:00 сәгатьтә башлана. Көтеп калабыз!
Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/138
Бу көннәрдә Татнетны үстерү фонды каршында эшләп килгән жюри әгъзалары III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенә килгән сайтлар белән танышып чыктылар һәм җиңүчеләрне ачыкладылар.
Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.
Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча, Әлмәт, Иннополис, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Яр Чаллы) 15 бала катнашты. Алар арасыннан 5 бала - башлангыч сыйныф укучылары, 10 бала - уртанчы сыйныф укучылары.
I-IV һәм V-IX сыйныф укучылары арасында нәтиҗәләр
...
Дәвамын укырга »
Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе Татнетны үстерү фонды белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрә.
Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала.
...
Дәвамын укырга »
16 март көнне Г.Камал театрының киңәшмәләр залында Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы утырышы узды.
Попечительләр советы утырышы елына кимендә 2 тапкыр үткәрелә. Фондның эшчәнлеген күзәтеп, аңа ярдәм итеп торучы татар шәхесләре инде җиденче мәртәбә шулай җыелышып фикер алыштылар.
Фонд директоры Раил Гатауллин химаячеләрне һәм чакырылган кунакларны 2016 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Ел дәвамында Татнетны үстерү фонды шактый эшләр башкарган - "Белем җәүһәрләре", "Яшь татнетчылар", "Әдәби җәүһәрләр" бәйгеләрен оештырган, татар сайтлары рейтингын күтәрү юнәлешендә эш алып барган, Татнетка аналитика ясаган.
2017 елда әлеге проектларга өстәп Татнетны үстерү фонд
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар интернетчылары!
Бүген, 10 февраль көнне, "Белем җәүһәрләре" VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте!
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
2) "Укучы
...
Дәвамын укырга »
Мәдәният һәм сәнгать белән кызыксынучы хөрмәтле интернет-кулланучылар!
Быел көз айларында Казан дәүләт мәдәният институты күп санлы оештыручылар, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесен үткәргән иде. 12 нче ноябрь көнне аның җиңүчеләрен бүләкләү оештырылды, чара гала-концерт белән тәмамланды.
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар сайтлары авторлары, татар интернеты белән кызыксынучылар!
Кичә жюри әгъзалары финалистларны ачыклау буенча тулысынча үз эшен тәмамлады һәм сезнең игътибарга финалга чыккан сайтларны хәбәр итә алабыз. Жюри эшендә аеруча актив катнашкан ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе хезмәткәрләренә (аеруча Рузәл Мөхәммәтшинга), "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайт авторлары Дилүс Шәвәлиев белән Илнур Хисмәтуллинга оператив эшләре өчен бәйгенең оештыру комитеты исеменнән аеруча зур рәхмәт белдерәбез.
Быел бәйгегә 70 тән артык гариза килгән иде. Кызганычка каршы, аларның кайберләре бәйге нигезләмәсендә каралган таләпләргә туры килмәде. Берничә автор социаль челтәрләрдәге үз профильләрен тәкъдим иттеләр, ә б
...
Дәвамын укырга »
Казан дәүләт мәдәният институты күп санлы оештыручылар, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә. Октябрь ае дәвамында бәйгегә катнашырга теләге булган һәркем оештыручылар исеменә гариза юллый ала.
Бәйге быел шактый камилләшә төште һәм аңа зур гына үзгәрешләр кертелде.
Беренчедән, бәйге халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Бәйгедә төрле халык вәкилләре - I-XI сыйныф укучылары һәм мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә белем алучы студентлар (өч яшь категориясендә) катнаша алалар.
Икенчедән, бәйге хәзер сәнгатьле сөйләмне генә түгел, вокал жанрын да үз эченә ала. Әлеге юнәлешләр ел саен чиратлашачак. Узган уку елындагы бәйгедә Габдулла Тукай һәм Габдулл
...
Дәвамын укырга »
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!
Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесен башлап җибәрә!
Бәйгенең беренче онлайн туры җиде ай дәвамында - сентябрьдән алып март ае ахырына кадәр дәвам итәчәк. Җиде ай дәвамында җиде финалист ачыкланачак, алар үз көчләрен апрель аенда узачак финал турында сынаячаклар.
Бәйгенең һәр ае тормышы татар әдәбияты белән нык бәйле булган күренекле татар шәхесенә багышлана. Ай дәвамында бәйгедә катнашучылар әлеге шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныша алачаклар, ай ахырында викторинада үз белемнә
...
Дәвамын укырга »
"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән файдалы татар сайтлары арасында үткәрелә торган дөньякүләм бәйге быел җиденче мәртәбә үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә һәркем - балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен нибары татар телле (яисә татар версиясе булган) файдалы сайт авторы булырга гына кирәк.
...
Дәвамын укырга »
« 1 2 ... 15 16 17 18 19 ... 21 22 »
Календарь
« Июль 2025 »
Д
С
Ч
П
Җ
Ш
Я
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31