Җомга, 03.05.2024, 21:59
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


13:07
III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле!

Бу көннәрдә Татнетны үстерү фонды каршында эшләп килгән жюри әгъзалары III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенә килгән сайтлар белән танышып чыктылар һәм җиңүчеләрне ачыкладылар.

Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча, Әлмәт, Иннополис, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Яр Чаллы) 15 бала катнашты. Алар арасыннан 5 бала - башлангыч сыйныф укучылары, 10 бала - уртанчы сыйныф укучылары.

I-IV һәм V-IX сыйныф укучылары арасында нәтиҗәләр аерым ясалды. Жюри әгъзалары 7 сайтка призлы урын, ә калган сайтларга - лауреат дипломын тапшырырга карар кылдылар.

Быелгы бәйгедә призлы урын алган сайтлар:

  • bezmek.jimdo.com (Кыңгыраулар сайты - Лениногорск),
  • gulnaraa.jimdo.com (Шагыйрә Гөлнара Әюпова сайты - Әлмәт),
  • joldyz.clan.su (Өмет йолдызы - Кукмара),
  • tabigat.ucoz.ru (Мин - табигать баласы! - Кукмара),
  • akkuzsait.jimdo.com (Туган авылым минем - Аккүзем - Актаныш),
  • dusluk-bakchasu.jimdo.com ("Дуслык" балалар бакчасы - Яр Чаллы),
  • sainur.jimdo.com (Айнур сайты - Актаныш).

Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үткәрелер, дип планлаштырылган иде. Якын көннәрдә барлык катнашучыларга тантананың төгәл көнен/вакытын хәбәр итеп хатлар җибәреләчәк (+ бәйгенең төп мәгълүмати иганәчесе булган Белем.ру порталында әлеге яңалыкка комментарий буларак мәгълүмат куелачак).

Оештыручылар һәм жюри әгъзалары исеменнән барлык катнашучыларны тәбрик итәбез һәм бәйге тантанасында Яр Чаллы шәһәрендә көтеп калабыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/137

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 385 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2017  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[09.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[07.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныфта «Герой пионерлар» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[06.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Рус теле көне» узды
[28.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[18.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәяхәтләр көне» узды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[06.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз катнашында викторина үткәрелде
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 4 нче урынны яуладылар
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[06.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга унөч ел тулды
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[24.05.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
24 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады