Дүшәмбе, 29.04.2024, 10:28
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:13
Бу атнада II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана

Казан дәүләт мәдәният институты күп санлы оештыручылар, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә. Октябрь ае дәвамында бәйгегә катнашырга теләге булган һәркем оештыручылар исеменә гариза юллый ала.

Бәйге быел шактый камилләшә төште һәм аңа зур гына үзгәрешләр кертелде.

Беренчедән, бәйге халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Бәйгедә төрле халык вәкилләре - I-XI сыйныф укучылары һәм мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә белем алучы студентлар (өч яшь категориясендә) катнаша алалар.

Икенчедән, бәйге хәзер сәнгатьле сөйләмне генә түгел, вокал жанрын да үз эченә ала. Әлеге юнәлешләр ел саен чиратлашачак. Узган уку елындагы бәйгедә Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевларның әсәрләренә өстенлек бирелгән булса, быел танылган композитор Сара Садыйкова әсәрләренә өстенлек биреләчәк. Шуны да әйтергә кирәк - 1 ноябрь көнне быел татар дөньясы Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Өченчедән, бәйге уку елының беренче өлешендә үткәрелә. Бәйгегә гаризалар кабул итү 1 октябрь көнне башланып китәчәк һәм 31 октябрь көнне тәмамланачак. Ноябрь аенда исә конкурсантлар Казан дәүләт мәдәният институты сәхнәсендә көч сынашачаклар.

II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесе нигезләмәсе һәм гариза формасы.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/125

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 401 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2016  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы «Сөмбелә – 2017» исеменә лаек булды
[15.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[21.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[23.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Парклар маршы – 2019» конкурсында призер булды
[14.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез төп мәктәпләр рейтингында унлыкта
[19.11.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бәйгедә III урыннарны алдылар
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне билгеләп үтелде
[25.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
25 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелде
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары узды
[21.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[22.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Профсоюз укулары» оештырылды