Сишәмбе, 01.07.2025, 09:43
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10631
Статистика

Онлайн барлыгы: 2
Кунаклар: 2
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


23:01
#әдәбимарафон тантанасына татар китапларын укыган 1100 дән артык марафончы киләчәк!

Иртәгә, 15 нче май көнне, УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон проекты финалистларын - татар әдәбиятын сөючеләрне бүләкләячәкләр. Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты берлектә оештырып үткәрә торган һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган әлеге марафонда катнашучыларның саны бу кварталда 1100 дән артып китте (исемлек: http://tat-i.net/tt/node/158). 

#әдәбимарафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында "марафончылар" татар әдәби әсәрләрен (романнар, повестьлар, пьесалар, шигырьләр, ...) укыйлар һәм әлеге укыган әсәрләрдән иң кызыклы өлешләрне үзләренең ВКонтакте аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштыра баралар. #әдәбимарафон проекты кешеләрне шулай ук тайм-менеджментка (көн дә китап укырга вакыт табарга) өйрәтә, татарча дөрес сөйләм һәм хатасыз язу күнекмәләрен ныгыта, яңа фикердәш дуслар табарга мөмкинлек бирә (марафончылар өчен проект барышында аерым чат ясала һәм анда җанлы әңгәмәләр оештырыла).

1-21 нче апрель көннәрне үткәрелгән җиденче марафон дөньякүләм исеменә лаек булды, анда Австралиядән (Аделаида), Башкортстан һәм Марий-Эл Республикаларыннан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Ижау, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән дә катнаштылар.

Татар китапларын укучыларны котларга тантанага бик күп күренекле шәхесләр килергә планлаштыра, алар арасында Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдуллина, Люция Аблеева һ.б. шәхесләр бар.

Тантана 11:00 сәгатьтә башлана.

Тантанага барлык матбугат (телевидение, радио, газета-журнал) хезмәткәрләрен көтеп калабыз!

Реклама бирергә теләүчеләр өчен мәгълүмат:
1. Партнерлык пакетлары
2. Реквизитлар

Иганәчеләр (Татнетны үстерү фондына ярдәм итәргә теләүчеләр) өчен мәгълүмат: http://tat-i.net/tt/blago.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/159

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 304 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2019  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[11.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәрәкәтле уеннар көне» узды
[28.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган–2019» хәрби-спорт уены узды
[07.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» ярышы узды
[21.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[15.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[02.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә экология дәресләре үтте
[02.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язучы Әмирхан Еникинең туган көне билгеләп үтелде
[07.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
2 нче сыйныфта «Герой пионерлар» темасына сыйныф сәгате уздырылды
[08.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[26.04.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр
[15.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Очрашулар көне» узды