Татар әдәбиятын сөюче, китап укырга яратучы хөрмәтле дуслар!
2019 нчы елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектына нәтиҗәләр ясалды һәм финалистлар билгеле булды! Марафонда катнашырга теләк белдергән 370 кеше арасыннан 345 кеше марафонның ахырына кадәр барып җитә алдылар, ягъни 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый татарча китаплар һәм журналлар укыдылар, ә укыган әсәрләрдән иң кызыклы өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең аккаунтларында урнаштырып бардылар.
Финалистларны бүләкләү тантанасы 1 март көнне республикабызның Лаеш шәһәрендә, Лебедев урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.
Финалистларны бүләкләү тантанасында китап укучылар бүләкләр генә алып калмаячаклар, танылган язучылар белән очрашачаклар, алардан автограф ала алачаклар, фотога төшәчәкләр, һәм, әлбәттә, үзара күрешәчәкләр. Тантанага килгән китап укучылар алдында проектның җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин махсус тренинг белән дә чыгыш ясаячак дип көтелә.
Бу көнне Казаннан Лаешка һәм Лаештан Казанга финалистларны LeDi Travel туристик агентлыгы ярдәме белән заказ бирелгән махсус автобуслар йөртәчәк. Тантананың барышын яктыртырга телевидение һәм матбугат чаралары чакырулы.
VI Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары турындагы мәкаләнең дәвамы...
Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/152 |