Дүшәмбе, 23.06.2025, 22:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10617
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:43
Казанда "Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйгесе үтте

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Илһамият" бәйгесе үткәрелде. Без Белем.ру порталында бу турыда кулланучыларыбызга бер ай элек игълан иткән идек.

Әлеге бәйгенең төп оештыручысы - Казан дәүләт мәдәният институты. Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылды.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган. Бүген әлеге конкурсантлар университетның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар.

Әлбәттә, яшь зуррак булган саен укучылар шигырьләрне һәм әсәрләрне яхшырак аңлап укыйлар, интонацияләре дә яхшыра төшә, җөмләдә басымны да дөрес куярга өйрәнәләр. Мөгаен, бу моментта укытучының роле зурдыр. Укучыларны әдәбиятка, сәнгатькә нәкъ алар алып кереп китәләр, мөгаен. Шуңа күрә дә, яше нинди булуга карамастан, укучылар үзләренең сәнгать дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар.

Чыгышлар тәмамланып жюри җиңүчеләрне билгеләгәннән соң ук укучылар янә зур залга җыелдылар. Бу юлы инде - бүләкләү тантанасына.

Уртанчылар төркемендә беренчелекне инде күпләргә таныш булган Энҗе Әхмәтҗанова (Казан шәһәре, 111 нче мәктәп) яулады. Ул "Карт артист" дип исемләнгән шигырен искиткеч оста башкара алды.

Өлкәннәр төркемендә беренчелекне Казан шәһәре 4 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары төркеме алды. Барлык нәтиҗәләрне бераз соңрак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты сайтында алырга мөмкин булыр, дип уйлыйбыз.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/109

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 536 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Апрель 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр светофорда кунакта булдылар
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[22.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Малайлар һәм кызлар көне» узды
[23.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Кул белән язу көне» билгеләп үтелде
[09.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте
[10.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[13.09.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе яңа автобуслы булды
[25.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Олимпиада нәтиҗәләре
[15.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә биология, химия, география фәннәре атналыгы тәмамланды
[05.08.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе шау чәчәккә күмелде
[11.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яшь педагоглар өчен семинар үтте
[26.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Көзге бал» үтте