Пәнҗешәмбе, 13.11.2025, 04:46
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10867
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


17:47
15 февральдә "Белем җәүһәрләре" старт ала

15 февраль көнне "Белем җәүһәрләре" VII Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе старт ала. Әлеге көннән башлап бәйгенең рәсми сайтына http://konkurs.belem.ru адресы буенча кереп гариза тапшырырга мөмкин булачак.

Бәйге елдан-ел камилләшә. Быел да бәйгедә катнашучыларны зур яңалыклар көтә.

1. Бәйгенең номинацияләре үзгәртелде, хәзер "Белем җәүһәрләре" тагын да күбрәк татар интернетын колачлый ала. "Башлангыч белем - җәүһәр чаткылары" номинациясе белән "Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинацияләре берләштерелде. Бәйгедә ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе өстәлде. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

2. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясендә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары белән беррәттән хәзер фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары да катнаша ала.

Шул ук вакытта, быел “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясенә дә шактый гаризалар кабул ителер, дип ышанып калабыз. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 15 февральдән 15 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/103

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 616 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2016  »
Д С Ч П Җ Ш Я
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
29
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ундүрт ел тулды
[30.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Эрудит–Клуб» интеллектуаль уены үткәрелде
[22.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Башваткыч» уенында катнаштылар
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде
[18.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Китапханәчеләр һөнәр сайлау почмагы эшләп куйдылар
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[27.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яңа ел бал-маскарады узды
[22.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Экономика һәм без» дип аталган чара үтте
[18.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының секция утырышы үтте
[15.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелде