Шимбә, 04.05.2024, 11:17
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:37
"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең яңартылган сайты дөнья күрде

Хөрмәтле дуслар, татар интернетчылары!

Әлеге шатлыклы хәбәрне, ниһаять, сезгә дә ирештерәбез! Бүләкләү тантанасы алдыннан, алдан ышандырганча, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең яңартылган сайтын ачып җибәрәбез!

Сайтның дизайны гына үзгәреп калмады, функциональ яктан да аның мөмкинлекләре шактый артты. Алар турында әле алга таба яңадан язып чыгарбыз.

Ә әлегә якындагы зур шатлыклы матур вакыйга турында исегезгә төшерәбез!

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 16 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак.

Тантанага быелгы бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган елларның "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайтларның авторлары, бәйгенең барлык партнерлары, иганәчеләре, матбугат чаралары вәкилләре чакырулы.

"Белем җәүһәрләре" быел алтынчы мәртәбә үткәрелә. 2015 нче елда бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады. Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект). Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).

Тантана исә елдан-ел үзенчәлеклерәк була бара. Быел тантана көненә бәйгенең гимны әзерләнде, гимн тантанада беренче тапкыр җырланачак. Шулай ук, татар сайтларын ясаучылар алдында профессиональ веб-программистлар чыгыш ясар, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы спектакльләрдән өзекләр, татар җырчылары һәм артистлары чыгышлары белән аралашып барыр, дип көтелә.

Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак. Бәйгенең оештыручылары һәм Г.Камал театры татар җанлы, татар интернеты белән кызыксынган һәркемне көтеп кала!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/98

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 622 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Октябрь 2015  »
ДСЧПҖШЯ
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[12.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[29.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
«Кар фантазиясе – 2020» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
[30.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[23.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды
[21.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз милли көрәш буенча бәйгедә катнаштылар
[15.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Яңа Кенәр урта мәктәбендә узган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар
[02.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар стена газетасы чыгардылар
[16.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Табиблар әти-әниләр белән очраштылар
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[03.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол турнирында III урын алдылар
[27.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
9 нчы сыйныфларда ачык тәрбия сәгате уздырылды
[23.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда Сабантуй бәйрәме узды, соңыннан лагерь ябылды
[22.04.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесендә катнаштылар