2017 нче елның 7 нче февралендә инглиз язучысы, классик Чарльз Диккенсның тууына 205 ел тулды. Шул уңайдан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зарипова Чулпан Әмир кызы 7-9 нчы сыйныф укучыларын язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.