Чәршәмбе, 12.11.2025, 23:05
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10867
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:28
Татар энциклопедиясенең 3 нче томы - интернет челтәрендә!

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты интернет челтәрендә татар энциклопедиясенең 3 нче томын урнаштыра башлады. Моңа кадәр Татар иле интернет-проекты кысаларында татар энциклопедиясенең 1-2 томнары (5167 мәкалә) урнаштырылган иде.

Хәзерге минутларда онлайн-энциклопедиядә инде 6695 мәкалә урын алган. Шунысы игътибарга лаек - татар энциклопедиясендә инде 3186 татар шәхесе турында мәкалә табып укырга була. Ел ахырында исә онлайн энциклопедиядә 8 меңгә якын татарча энциклопедик мәкалә булыр дип көтелә.

Татар илендә урнашкан Татар энциклопедиясен файдаланучылар саны даими арта бара. Быел сентябрь аенда энциклопедияне 3 меңгә якын кеше файдаланган булса, октябрь аенда энциклопедия битләренә инде 4 меңгә якын кеше кергән. Өченче том урнаштырылгач энциклопедиянең файдасы тагын да арта төшәр, дип ышанасы килә. Энциклопедияне аеруча татар яшьләре кулланыр дип ышанырга була, чөнки нәкъ менә алар берничә ел элек татар энциклопедиясен онлайн режимда укырга зур теләк белдергән булганнар.

Татар энциклопедиясе укытучылар һәм мәктәп укучылары, студентлар, татар дөньясы һәм Татарстан белән кызыксынган һәркем өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булыр, дип ышанып калабыз!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/72

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 509 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[19.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды
[27.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызга эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр
[21.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелде
[14.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[11.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә яшь педагоглар өчен семинар үтте
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә кубок алды
[09.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз театр бәйгесенең җиңүчесе булдылар
[13.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[11.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Ачышлар сәгате» дәвам итте
[09.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Мактау грамотасы тапшырылды
[02.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[23.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә