Шимбә, 04.05.2024, 03:41
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:40
Быел "Белем җәүһәре" исеменә лаек булу өчен 74 татар сайты көч сынашачак

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән даими кызыксынучылар!

Берничә сәгать элек VI "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануын хәбәр итәбез.

Шунысы сөенечле, елдан-ел Интернет челтәрендә файдалы татар сайтлары саны арта бара. Быелгы бәйгегә катнашырга теләк белдереп оештыру комитетына 90 га якын гариза килде, алар арасыннан 74 (!) интернет-проект бәйгегә кабул ителде.

Соңгы елларда бәйгедә катнашучылар саны статистикасы шундый:

  • 2010 нчы ел - 40 сайт;
  • 2011 нче ел - 41 сайт;
  • 2012 нче ел - 47 сайт;
  • 2013 нче ел - 68 сайт;
  • 2014 нче ел - 57 сайт;
  • 2015 нче ел - 74 сайт.

Кемнәрдер әле татар интернетына яңа гына кереп килә, ә кайбер сайт авторлары, сайтларын яхшырта төшеп, бәйгебездә инде берничә мәртәбә көч сынаша.

Елдан-ел без татар сайтларына таләпләрне дә арттыра барабыз. Бәйгенең Нигезләмәсе яңартыла бара, бәйгене оештыру һәм җиңүчеләрне бүләкләү дәрәҗәсе дә иганәчеләребез, һәм, иң беренче чиратта, бәйгенең төп оештыручылары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән күтәрелә бара.

Якын көннәрдә бәйгегә килгән интернет-проектлар белән жюри әгъзалары танышачак, аларны исемлеген без тавыш бирүләр тәмамлануга ук сезгә хәбәр итәрбез.

Безнең өчен тагын бер куанычлы вакыйга - бәйгенең рәсми сайты шушы көннәрдә яңартылачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы алдыннан ачылачак. Аңа кадәр бәйге белән бәйле мәгълүмат сайтның төп оештыручысы булган Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында, мәгълүмати партнерларыбыз сайтларында урнаштырылып барылачак.

http://konkurs.belem.ru

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/95

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 405 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2015  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[13.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә әфганчылар белән очрашу узды
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[12.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үтте
[19.11.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[27.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
В нашей школе прошел семинар учителей русского языка и литературы
[04.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Башлангыч сыйныфлар атналыгы» тәмамланды
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[13.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда кызыксынучаннар көне узды
[12.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[25.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Олимпиада нәтиҗәләре
[04.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Китап көне» узды
[11.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды