Пәнҗешәмбе, 13.11.2025, 00:33
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10867
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:10
"Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә

"Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Гаризалар тапшыру өчен 10 көннән ким вакыт калды.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел инде 50 дән артык гариза килде. Кызганыч, әмма аларның барысы да кабул ителмәде, бәйгегә кабул ителмәгән гаризалар саны аз түгел. Кемнеңдер сайты эшләп бетмәгән, кемнеңдер сайты рус телендә генә, ә кемнәрдер сайт урынына порталдагы яисә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрен тәкъдим итәләр, сайтның үзе ничек ясалганын белмиләр дә.

Бер кулланучыбыз исә "Бик уңайлы сайт" дип http://belem.ru порталын тәкъдим итте. :) Кызганыч, әмма әлеге интернет-проектны да бәйгегә кабул итеп ала алмадык.

Ел саен күңелне төшерә торган вакыйга быел да үз урынында. Татарстанның югары уку йортлары әлегә татар телендә сайт ясарга өйрәнмәделәр, белемнәре җитеп бетми (автор фикере).

Шул ук вакытта, кайбер номинацияләрдә беренчелек өчен көчле көрәш барачагы бүген үк ачыктан-ачык күренә. Бәйгебездә катнашырга теләк бедергән күрше төбәкләрнең сайтлары да быел финалга узарга һәм беренчелек өчен көрәшергә исәп тоталар.

Без бәйгебездә катнашкан барлык сайт авторларына уңышлар телибез! Быел да җиңүчеләребезне ноутбук кебек кыйммәтле бүләкләр белән сөендерә алырбыз, дип исәп тотабыз. Моның өчен сезгә бары тик сыйфатлы файдалы татарча сайтлар ясарга һәм бәйгедә катнашырга теләк белдереп онлайн гариза юлларга гына кирәк!

PS. Бәйгебезнең “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә катнашырга теләк белдереп әлегә 1 гариза гына кабул иттек. Ә бит бу номинациядә, җырчыларның да, язучыларның да, башка татар шәхесләренең дә сайтлары катнаша ала!!! Бары тик сайтның татар телле версиясе булу кирәк. "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең андый номинациясе булуын үз сайтлары булган татар шәхесләренә ничектер ирештерергә иде. Бәйгегә яшьләр - мәктәп укучылары да күбрәк тартылсын иде!

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/93

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 448 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2015  »
Д С Ч П Җ Ш Я
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[16.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үткәрелде
[27.08.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез төп мәктәпләр рейтингында унлыкта
[25.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Аҗаган – 2023» хәрби-спорт уены узды
[21.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Түбән Көек авылыннан Сабантуйга бирнә җыйдылар
[14.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Рус теле буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Коллектив килешү имзаланды
[26.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде
[10.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә туган тел һәм әдәбият укытучыларының семинар-практикумы үтте
[09.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучылары балалар бакчасында концерт куйдылар
[02.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[14.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр дәвам итә
[20.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Илен сөйгән ир булган» исеме астында очрашу узды
[25.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә география укытучыларының район семинары үтте