Шимбә, 20.12.2025, 21:40
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10935
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:12
Татар интернеты - балалар өчен!
Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.

Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә.

Әлеге максаттан, бүген, 5 февраль көнне, Татнетны үстерү фонды 12 нче санлы татар кызлар гимназиясе укучылары белән очрашты. Укучыларга Интернет челтәрендәге татар проектлары турында презентация тәкъдим ителде, Татнет тарихы сөйләнде, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә эшләп килгән сайтларның татар версияләре, мәгариф темасына якын интернет-проектлар күрсәтелде. Укучылар үзләре өчен файдалы булган татар сайтлары белән таныштылар, сорауларына җаваплар алдылар.

Фонд тарафыннан очрашуга шулай ук "Татар культурасы" интернет-проекты авторларының берсе, КФУ студенты Ләйсән Шакирова да чакырылган иде. Ул кызларга сайт ясау буенча үз киңәшләрен бирде, тәҗрибә уртаклашып үзләре ясаган сайт белән таныштырды, кызларны татарча интернет-проектлар ясарга рухландырды.

Очрашу ахырында гимназия кызлары үзләре дә берләшеп яңа татарча интернет-проект ясау идеясе турында фикер алыштылар. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе булып быел Татнетта тагын бер яхшы интернет-проект дөнья күрер дип көтелә.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/42
Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 572 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[01.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче сыйныфларда «Уеннан ― уймак» темасына тәрбия сәгате үткәрелде
[08.01.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[16.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башланды
[12.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[09.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагерена йөрүчеләр Яңа Кырлай авылындагы Г. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда булдылар
[13.11.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыбыз грамота белән бүләкләнде
[27.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды
[31.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз шахмат ярышында катнаштылар
[03.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Туган якны өйрәнү» музеена барды
[20.08.2025][2025/2026 нчы уку елы яңалыклары]
Районыбызда август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары башлана
[01.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере эшен башлап җибәрде