Пәнҗешәмбе, 04.12.2025, 15:52
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10899
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


23:50
Яшь татар программистларына этәргеч кирәк!

1995 елдан башлап һәр елны мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтлеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан “Яшь программист” республикакүләм бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге вакыт эчендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 5000нән артык мәктәп укучысы үз сәләтен күрсәтергә өлгерде.

Быел бәйге 18 нче мәртәбә үткәрелде. Конкурс 3 этапта узды: мәктәп күләмендә, муниципаль һәм республикакүләм. Республика этабы Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" лагеренда 12-17 май көннәрендә үтте. Әлеге этапка 100 гә якын бала килде.

Шунысы аяныч, әлеге конкурсантлар арасыннан бары тик 4-5 бала гына татар телендә чыгыш ясадылар:

  • Исхакова Алисә Хәниф кызы, "Алисә Исхакова сайты" проекты;
  • Фәррәхов Габделгаффар Илшат улы, "Минем гимназиям" проекты;
  • Мәтҗанова Ләйсән Фәнил кызы, "Сарман ягы-нурлы як" проекты;
  • Галиулин Риназ, Гибазов Булат, Гильмутдинов Ильфар - "Шалкан" мультфильмы (татарча).

Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешеп бәйгенең республика этабында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен әлеге укучыларны махсус грамоталар белән бүләкләде. Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Мифтахов Фәрит Фәиз улы ярдәме белән әлеге укучыларга махсус бүләкләр дә тапшырылды!

Татнетны үстерү фонды бу укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләп кала, аларның укытучыларына һәм әти-әниләренә олы рәхмәтен белдерә.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/56

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 815 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Май 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[09.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[04.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз X Спартакиада ярышларында кубок алды
[15.08.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны 95 яше белән котлыйбыз
[22.11.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә районыбызның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды
[07.12.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Китапханәдә күргәзмә эшләп куелды
[01.02.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе узды
[12.03.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
6 нчы сыйныф укучылары элемтә бүлекчәсе һәм кибеттә экскурсиядә булдылар
[08.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[27.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 2 нче көн
[19.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз «Мин һәм Кызыл китап» бәйгесендә 2 нче урын яулады
[25.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз хоккей ярышында 4 нче урынны яуладылар
[25.05.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
25 нче майда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады
[02.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 2 нче көн