Пәнҗешәмбе, 04.12.2025, 15:19
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10899
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:46
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә беренче гаризалар килә башлады!
Быел "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенә килгән беренче гариза - Казан шәһәреннән. Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче татар-рус мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәҗитова әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Аның шәхси сайты "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә "бил алышачак".

Без шулай ук бәйгенең рәсми сайтындагы (http://konkurs.belem.ru) сораштыру нәтиҗәләре белән дә даими танышып барабыз. Әлегә тавыш бирүчеләр алай ук күп түгел, әмма инде хәзер үк, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бәйгегә кертелгән яңа номинациядә катнашучылар саны шактый күп булачагы көтелә.

Искә төшерәбез, "Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала. Ә Интернет челтәрендә үз сайтлары булмаган татар шәхесләре әле шактый. Аларның күбесе быел үзләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан сайт ясау һәм аны таныту тагын да отышлы, дигән сүз.

Кайбер шундый татар шәхесләрен билгеләп үтик:

  • Ризаэддин Фәхреддин (1859 — 1936),
  • Закир Садыйк улы Рәмиев (Дәрдмәнд) (1859 — 1921),
  • Шәриф Камалетдин улы Камал (Байгильдиев) (1884 — 1942),
  • Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889 — 1937).

Шул ук вакытта, бүгенге көндә танылган шәхесләребез дә байтак, ә кайбер шәхесләрнең сайтлары инде эшләп тә киләләр. Кызганычка каршы, кайбер иҗат кешеләренең сайтлары әлегә татар телендә эшләми. Әмма әлеге номинация аларны сайтларының татар телле версияләрен ясарга этәрер, әлеге сайтлар бәйгенең призлы урыннарын яулар, дигән өметтә калабыз.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/45

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 710 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2014  »
Д С Ч П Җ Ш Я
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[15.09.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате уздырылды
[21.10.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә катнаштылар
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[14.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 12 нче көн
[03.02.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
1 нче сыйныфта «Гаилә бәхете – балада» исемле чара үткәрелде
[02.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Йолдызчык» ял һәм хезмәт лагере ачылды
[30.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
[07.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Сәламәтлек көне» узды
[06.05.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында III урын алдылар
[02.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Ш. Мәрҗани исемендәге республика укуларында катнашты
[20.01.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә
[03.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә җәйге ял лагере тантаналы ачылды
[11.06.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
11 нче июнь көне «Урманга сәяхәт» исеме астында узды