Шимбә, 14.02.2026, 07:55
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 11000
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


Хөрмәтле яшь рәссамнар, аларның остазлары – әти-әниләре, тәрбиячеләре һәм укытучылары!

Бу көннәрдә "Заманча шигъри әлифба" өчен рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды һәм без зур шатлык белән аның җиңүчеләрен игълан итәбез!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 783 | Өстәде: admin | Дата: 16.06.2024

Белем радиосы “Яңа тавышлар” дип исемләнгән яңа рубрика булдырды һәм ротациягә җырлар кабул итә башлады! Үз җырыңны таныту һәм тыңлаучылар санын арттыру өчен бу бик яхшы мөмкинлек!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 297 | Өстәде: admin | Дата: 14.06.2024

Хөрмәтле сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар! 

Сезне 11-31 майда үткәрелгән VIII #СәламәтИртә марафонында уңышлы катнашуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз һәм финалистлар исемлеге белән таныштырабыз. Быел проектта Башкортостан Республикасыннан, Киров өлкәсеннән һәм Ханты-Мансийск автоном округыннан да катнаштылар һәм проектның финалына уздылар. Иң актив районнар исемлегендә  Арча, Балык Бистәсе, Баулы, Әлмәт, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Теләче, Яшел Үзән районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре бар.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 232 | Өстәде: admin | Дата: 06.06.2024

#СәламәтИртә йөгерүләре (30.05.2024 - 10.06.2024) финалистлары

10 км
Гатауллина Гөлнара Равил кызы
Исмәгыйлева Рәйханә Гарәфетдин кызы
Мөхәммәтдинова Резидә Нурзада кызы
Шәйхетдинова Рәзилә Вахит кызы  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 162 | Өстәде: admin | Дата: 31.05.2024

Сәламәт яшәү рәвешен алып баручы хөрмәтле дуслар, интернет кулланучылар! 5 июнь - Халыкара йөгерү көне, 1 июнь - Балаларны яклау көне белән Халыкара ата-аналар көне һәм VIII #СәламәтИртә проекты тәмамлану уңаеннан 30 нчы майдан 10 нчы июньгә кадәр #СәламәтИртә йөгерүләре үткәрелә! Проектның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 155 | Өстәде: admin | Дата: 30.05.2024

Татнетны үстерү фонды «Самое лучшее на Радио Белем» – «Белем радиосында иң яхшысы» бәйгесен игълан итә!

Бәйгенең максаты: Белем радиосы аша балалар һәм яшьләрнең иҗатын популярлаштырып тел һәм мәдәниятны саклау, милли-мәдәни традицияләрне ныгыту.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 157 | Өстәде: admin | Дата: 17.05.2024

Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар!

Белгәнебезчә, ӘЛИФБА - ул иксез-чиксез мәгълүмат галәменә ачкыч! Әлифбадагы нибары 39 хәрефне өйрәнеп, без бу дөньяда үзебезне табабыз, һөнәрләр үзләштерәбез, әлифба белән киләчәккә атлыйбыз!

Ә хәзерге заман татар балалары киләчәкне ничек күз алдына китерәләр икән? Әлифбада нинди рәсемнәр, нинди терминнар бүгенге заман балаларына якын?  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 130 | Өстәде: admin | Дата: 15.05.2024

Хөрмәтле туган ягын, ватаннарын - Татарстанны яратучылар!

Сезне "Миллиард татар" редакциясе тарафыннан тәкъдим ителгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар энциклопедиясе институты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган «Туган як. История. Герои» конкурсында катнашырга чакырабыз!  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 116 | Өстәде: admin | Дата: 14.05.2024

Иртәгә VIII #СәламәтИртә үзүсеш проектына старт бирелә! Сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыруга юнәлтелгән әлеге проект 11-31 майда (21 көн дәвамында) үткәреләчәк.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 96 | Өстәде: admin | Дата: 10.05.2024

XXVII Әдәби марафон тәмам, әдәби марафонның яңа финалистлары билгеле һәм әдәби әйдаманнарның башкарган хезмәтен бәяләргә вакыт җитте. Аларның хезмәтен түбәндәге мәгълүмат бәяли ала. 1-21 апрель көннәрне үткәрелгән XXVII Әдәби марафон проектында катнашырга теләк белдереп 1840 гариза кабул ителде һәм 1600 дән артык әдәби марафончы проектның финалына кадәр барып җитә алды.
Әдәби марафонда АКШ, Италия, Төркия һәм Швециядән, Россиянең 16 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 40 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар проектның финалистлар исемлегенә кертелделәр. 

XXVII Әдәби марафон барышында 21 көн дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә һәм Миллион татар милли проектында язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән татар телендә 35 меңгә якын өзеге дөнья күрде. Китапханәләрдә китап укучылар саны арту буенча әлегә рәсми мәгълүмат юк, әмма интернет-операторлар Интернет челтәрендә татарча китап укучылар саны арта баруын инде билгеләп үттеләр.  ... Дәвамын укырга »

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 160 | Өстәде: admin | Дата: 30.04.2024

« 1 2 3 4 5 ... 21 22 »
Эзләү
Календарь
«  Февраль 2026  »
Д С Ч П Җ Ш Я
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728
Тәрбия
Вакыт агышы
Татнет сулышы
Материалов за текущий период нет.
Үткәндә калдылар
[23.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Лагерьга йөрүчеләр походка чыктылар, соңыннан лагерь ябылды
[06.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелде
[20.04.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Донор көне билгеләп үтелде
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Аҗаган–2018» хәрби-спорт уенында I урынны алдылар
[29.12.2016][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» кышкы ял лагере: 4 нче көн
[17.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Музейлар көне» узды
[21.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз фәнни-гамәли конференциядә катнашты
[09.05.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Яңа Шимбер авылында һәйкәл ачылды
[24.02.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Сугыш чоры җырлары» бәйгесе үтте
[25.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[19.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» узды
[21.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык күгәрчене» акциясендә катнаштылар
[22.02.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде