Сишәмбе, 08.07.2025, 10:07
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10646
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


15:05
#СәламәтИртә йөгерүләренә старт бирелә!

Сәламәт яшәү рәвешен алып баручы хөрмәтле дуслар, интернет кулланучылар! 5 июнь - Халыкара йөгерү көне, 1 июнь - Балаларны яклау көне белән Халыкара ата-аналар көне һәм VIII #СәламәтИртә проекты тәмамлану уңаеннан 30 нчы майдан 10 нчы июньгә кадәр #СәламәтИртә йөгерүләре үткәрелә! Проектның максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. 

Проектта катнашу һәм финалистлар исемлегенә эләгү өчен:

1) Рәсми анонс язмасына (https://vk.com/wall-182068619_1774) комментарийларда "+" тамгасын һәм үзегезнең кайсы районнан булуыгызны язып куегыз;
2) Әлеге язма белән уртаклашыгыз һәм дусларыгызны да #СәламәтИртә йөгерүләрендә катнашырга чакырыгыз;
3) 30 нчы майдан 10 нчы июньгә кадәр теләсә кайсы бер көнне иртәнге 9:00 кадәр 1 км, 3 км, 5 км яисә 10 км йөгереп яисә кызу темп белән йөреп керегез (проект барышында, берничә дистанциядә катнашып, берничә дистанциядә финалистлар исемлегенә керергә һәм берничә дистанциядә катнашуны раслаган #СәламәтИртә медаленә (1 км, 3 км, 5 км, 10 км гравировкалары белән!) ия булырга мөмкин);
4) #СәламәтИртә йөгерүләрендә катнашкан көнне көн дәвамында https://forms.yandex.ru/u/664de88fc417f322fdc9267c/ анкетаны тутырып, оештыручыларга (Татнетны үстерү фондына) #СәламәтИртә йөгерүләрендә катнашуыгыз турында мәгълүмат (дистанцияне узуыгызны дәлилләгән трекер фотосын/скриншотын, түләү квитанциясе копиясен беркетеп һәм медальне алу өчен почта адресыгызыны хәбәр итеп) юллагыз;
5) #СәламәтИртә йөгерүләре тәмамланганнан соң Татнетны үстерү фонды офисына килеп яисә почта аша өстәлгән түләү юлы белән ("наложенным платежом") медальне кабул итеп алыгыз.

Медальдә проектның логотибы, чара үткәрелү елы (2024) һәм дистанция (1 км, 3 км, 5 км яисә 10 км) сурәтләнәчәк. 

Проектта катнашу өчен https://vk.com/wall-182068619_1774 сылтамасы буенча күчегез.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/717

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 141 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/25
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[10.04.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[06.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз катнашында викторина үткәрелде
[04.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
4 нче июнь көнне «Китап көне» узды
[08.05.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[24.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә танылган тарихчы Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова белән очрашу кичәсе булды
[17.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз киез итекле хоккей турнирында II урын алдылар
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика кроссында катнаштылар
[30.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Туган (татар) тел буенча район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[08.05.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек авылы һәйкәле янында митинг узды
[16.08.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә информатика укытучыларының секция утырышы үтте
[18.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз республикакүләм бәйгенең дипломанты булды
[16.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Габдуллаҗанова Гөлия Илдус кызының якты истәлегенә багышлана
[01.09.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Белем бәйрәме узды