Чәршәмбе, 03.12.2025, 22:40
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 10899
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:30
Иртәгә VIII #СәламәтИртә проектына старт бирелә!

Иртәгә VIII #СәламәтИртә үзүсеш проектына старт бирелә! Сәламәт яшәү рәвешен алып бару гадәтен формалаштыруга юнәлтелгән әлеге проект 11-31 майда (21 көн дәвамында) үткәреләчәк. 

#СәламәтИртә проекты түбәндәге яхшы гадәтләрне формалаштырудан гыйбарәт. Проект барышында катнашучыларга:
* иртән иртүк алга максатлар куеп йокыдан уянырга,
* сәламәтлек өчен файдалы гимнастик күнегүләр ясап алырга - тәнне язарга,
* йорт янында ачык һавада (басуда/кырда, паркта, стадионда, ...) җиңелчә йөгереп кайтырга,
* проектта катнашып сәламәт яшәү рәвешен алып баруыңны социаль челтәрләрдә популярлаштырырга кирәк.

#СәламәтИртә проектының файдасы шактый зур:
1) иртә йокыдан торган кеше көн дәвамында күбрәк эш эшләргә өлгерә, аның үзүсешкә дә, гаиләсенә дә вакыты күбрәк кала;
2) иртәнге саф һавада сәламәтлеген ныгыту өчен кеше табигать энергиясен яхшырак үзләштерә;
3) табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга карата ихтирамы арта;
4) ачык һавада йөгерү йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы тәэсир итә, йөгергән вакытта тән тукымалары кислород белән байый (организм буенча кан йөреше яхшыра), артериаль кан басымы
нормага керә, баш мие һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге яхшыра;
5) йөгергәндә кәеф яхшыра (аеруча - гаилә һәм дуслар белән бергә булганда), психологик арыганлык юкка чыга, тонус күтәрелә;
6) даими йөгерү тән авырылыгын баланста тота, кеше тән формасын/фигурасын тәртипкә китерә;
7) үздисциплинаны яхшырта һ.б.

ПРОЕКТТА КАТНАШЫРГА: https://vk.com/wall-182068619_1593 

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/712

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 91 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/2
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
Д С Ч П Җ Ш Я
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[06.12.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ундүрт ел тулды
[02.03.2024][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
Егетләр арасында чаңгы ярышы узды
[29.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә эрудит уены уздырылды
[09.12.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
9 нчы декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
[26.10.2015][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә районыбызның хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашу узды
[10.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз Казан милли ярыммарафонында катнашты
[16.03.2017][2016/2017 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә ачык тәрбия сәгате үткәрелде
[12.12.2023][2023/2024 нче уку елы яңалыклары]
3 нче сыйныфта туган (татар) теленнән ачык дәрес булды
[16.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[18.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[27.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды
[06.06.2016][2015/2016 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагере: 4 нче көн
[06.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Бөтендөнья кычкырып уку көне билгеләп үтелде