Чәршәмбе, 01.05.2024, 14:07
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


20:01
Быелгы «Әдәби Сабан туе» да гөр килеп узып китте!

Гыйнвар, апрель, июль айларында узган XXII-XXIV әдәби марафон финалистлары, 11 август көнне, Апаста «Әдәби Сабан туе»на җыелды. Татнетны үстерү фондының җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, «Әдәби Сабан туе»ның Апаста үткәрелүе юкка түгел, иң күп китап укый торган Каратун мәктәбе укучылары районның йөзек кашы булып тора.

«Әдәби Сабан туе» Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелә һәм ул елдан-ел киң колач ала бара. Быел әлеге бәйрәм өченче мәртәбә оештырылды.  

Әдәби чара иң матур борынгы милли йолаларның берсе - бирнә җыю йоласы белән башланып китте. Бәйрәм башында ук хөрмәтле кунакларны «Белем Радиосы» (https://vk.com/radio_belem) алып баручылары - Гөлназ Рәшитова һәм Гөлназ Әхмәдиева - сәламләде. 

Район мәдәният хезмәткәрләре мәйданга үтеп, һәркемне якты йөзләре белән елмаеп сәламләде.

Данис Сәйфетдинов: «Бәйрәмнең бездә узуы да юкка түгел - чөнки иң күп китап укучылар бездә»

Район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов бәйрәмне ачык дип белдереп, кунакларга тәбрикләү сүзләрен ирештерде: «Белемле, тәрбияле булу, үз юлыңны дөрес сайлау өчен күп укырга, белемгә тартылырга һәм үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Китап уку бервакытта да начар юлдан илтмәс. Бу бик кирәкле бәйрәм нибары өченче тапкыр гына оештырылуга карамастан, бу проектта катнашырга теләүчеләр бик күп. Бәйрәмнең бездә узуы да юкка түгел, чөнки иң күп китап укучылар бездә», - диде ул.

Ркаил Зәйдулла: «Әдәби марафон» татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйный»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Әдәби марафон»ның татар халкының иҗтимагый тормышында зур роль уйнавын әйтте: «Марафонның китапка мәхәббәт уятуда да роле биниһая. Соңгы дистә елда китап укучылар кимеде, дип зарланабыз. Бер яктан караганда, бу - дөрес. Аның төрле сәбәпләре бар. Минемчә, кешелек китапка кире әйләнеп кайтачак. Бу марафон да шушы максатка юнәлдерелгән», - диде ул.

Ильяс Гыймадов: «Үзем эшмәкәрлек юлын сайласам да, әдәбият тормышымда кала»

Меценатлар бизнес берләшмәсе рәисе Ильяс Гыймадов тормышында һәрвакыт әдәбият булуын әйтте: «Бала вакытта шигырь язу белән мавыктым. Үзем эшмәкәрлек юлын сайласам да, әдәбият тормышымда кала. Татар телендә бизнес турындагы китабымны язам. Шушындый чаралар булуга мин бик шат», - дип сөйләде ул.

Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех сүзләренчә, әдәби марафон әдәбиятны алга сөрүдә төп таяныч булып тора. «Күңел шатланганда да, моңсуланганда да әдәбиятка мөрәҗәгать итәбез. Бу бик табигый», - диде ул.

Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин марафонны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. Аннан «Әдәби Сабан туе»ның әләме күтәрелде.

«Әдәби Сабан туе»ның төп өлеше - әдәби көрәш. Катнашучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләп, балалар да, олылар да сәләтләрен күрсәтте. Чыгышларны мәртәбәле язучылар бәяләп барды. 

Җиңүчеләр кемнәр?

Балалар арасында Апас районы Каратун мәктәбе укучысы Алсу Раимкулова - Гран-прига ия булды. Хәбибрахманова Нәргизә икенче, Камилә Вәлиева өченче урынны алды, ә Рузиль Хилавиев халык мәхәббәтен яулады. 

Апаста «Әдәби Сабан туе»нда әдәби көрәштә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында Санкт-Петербургтан килгән биология һәм химия укытучысы Рәсимә Фатыйхова җиңде. Җиңүчебез тумышы белән Мамадыш районыннан, ә 2019 елда Санкт-Петербургка киткән.

Финалда ул Чаллыдан Энҗе Әхмәтҗанова һәм Мөслим районыннан Равилә Шәрифуллина белән көч сынашты. Алар да дипломнар белән бүләкләнде.

Бәйрәм дәвамында эшләнмәләр, китап сату нокталары эшләде. Кунакларыбыз тематик фотозоналар белән танышты, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашты, автографлар алу мөмкинлеге булды. Соңыннан музейларга, тарихи-мәдәни урыннарга экскурсияләр оештырылды.

*Мәгълүмат өлешчә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан алынды

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/676

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 82 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/14
Эзләү
Календарь
«  Август 2023  »
ДСЧПҖШЯ
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[19.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып кубок алды
[16.10.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә парламент дәресе үткәрелде
[20.02.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез китапханәсендә күргәзмә куелды
[27.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз баскетбол буенча III урын яулады
[02.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тамчы–шоу» тапшыруында катнаштылар
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[17.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
XII Спартакиада нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде
[22.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштылар
[15.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз Мәктәп спорт клублары уеннарында катнашты
[19.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[13.03.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары командасы җиңү яулады
[26.06.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[20.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме узды