Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 12:22
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 4
Кунаклар: 4
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


22:54
Фонд турында
Татнетны үстерү фондына нигез 2013 елның апрель аенда түбәндәге максатлардан чыгып салынды:
  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
  • татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
  • татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.

Фондның миссиясе: Интернет челтәрендә татар телле интернет-проектларның санын һәм сыйфатын арттыру юлы белән татар телен саклау һәм үстерү, татар телен куллану даирәсен киңәйтү.

Фондка нигез салыну вакыты: 2013 нче елның апрель ае.

Фондның учредителе һәм башкаручы директоры: Гатауллин Раил Мәүлет улы.

Фондның Попечительләр советы

1. Якупов Илфир Илшат улы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Попечительләр советы рәисе

2. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе

3. Мифтахов Фәрит Фәиз улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы

4. Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әгъзасы, "Таттелеком" ААҖ генераль директоры

5. Фәттахов Энгель Нәвап улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры

6. Вәлиев Римзил Салих улы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәистәше

7. Юнысова Әлфия Туфан кызы, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессында редактор-модератор

2013 елның 27 нче июнендә Попечительләр советының беренче утырышы карары белән расланган.

Чыганак: http://tat-i.net/tt/about

Категория: Татнетны үстерү фонды | Карап чыгулар: 981 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/1
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2013  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[22.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда «Хәтер көне» узды
[26.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Якынлашып килүче Яңа ел белән!
[07.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз рәхмәт хаты белән бүләкләнде
[22.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол ярышында кубок алды
[20.09.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез командасы 1 нче урын алды
[31.10.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Уңыш бәйрәме узды
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[20.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз җиңел атлетика буенча ярышларда II урын алды
[12.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә математика укытучыларының район семинары узды
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[05.06.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
5 нче июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, экологлар бәйрәме
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде
[07.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды