Чәршәмбе, 01.05.2024, 07:51
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9499
Статистика

Онлайн барлыгы: 7
Кунаклар: 7
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:09
«РӘХМӘТЕМ СИҢА, ОСТАЗЫМ!» Республикакүләм бәйгесе старт ала!

«Рәхмәтем сиңа, Остазым!» («Спасибо тебе, мой Наставник!») Республикакүләм бәйгесе 2017-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында һәм 2023 елның Россиядә педагог һәм остаз елы буларак игълан ителү уңаеннан үткәрелә. Конкурс барышында һәр катнашучы үзенең Укытучысына/Остазына багышлап әсәр иҗат итә һәм аны Конкурсның Оештыру комитетына юллый ала. 

Оештыру комитетына килгән иҗат җимешләрен жюри әгъзалары укып сайлап алачаклар һәм иң-иң дип табылган әсәрләрне республикабызның танылган дикторлары һәм сәнгать/мәдәният эшлеклеләре киләчәктә "Белем радиосы"нда яңгырату өчен сәнгатьле итеп укыячаклар. Конкурсның финал тантанасы декабрь аенда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында үткәрелер дип көтелә.

Конкурс 4 категориядә үткәрелә:

  • 5-8 сыйныф укучылары;
  • 9-11 сыйныф укучылары;
  • урта-һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары;
  • өлкәннәр.

Конкурсның номинацияләре:

  • поэзия: шигырь, ода;
  • проза: хикәя, парча, повесть;
  • лиро-эпик жанр: баллада, поэма, нәсер;
  • сәнгать-публицистик жанр.

Эшләр 1 октябрьга кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу шартлары, сроклары һәм башка мөһим мәгълүмат Конкурсның Нигезләмәсендә бирелгән.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/677

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 130 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/43
Эзләү
Календарь
«  Сентябрь 2023  »
ДСЧПҖШЯ
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[03.09.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үтте
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[22.11.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез сайты дипломант булды
[16.05.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз пляж волейболы буенча уздырылган ярышта катнаштылар
[07.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Яз бәйрәме белән!
[27.01.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
[05.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз чаңгы ярышында кубок алды
[15.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Ветеран укытучы Зәйтүнә апаны туган көне белән котлыйбыз
[12.09.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Тынычлык территориясе» акциясендә катнаштылар
[03.12.2020][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеменнән район олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды
[21.01.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз район бәйгесендә катнашты
[25.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Әтнә таңы» газетасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
[18.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә технология укытучыларының район семинары үтте