Якшәмбе, 28.04.2024, 12:43
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9498
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


12:04
Республикакүләм «Туган тел – халык байлыгы» («Родной язык – богатство народа») онлайн-бәйгесе (+нигезләмә)

«Туган тел – халык байлыгы» - «Родной язык – богатство народа» республикакүләм онлайн шигырь укучылар бәйгесе Татарстан Республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан үткәрелә.

Конкурсның оештыру комитеты:

  • Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7нче номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе (https://edu.tatar.ru/kirov/org6882, https://www.instagram.com/ds7_altin_hiyal);
  • «Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасы (https://tat-i.net, https://www.instagram.com/tatnet.fond). 

Максат:

- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, туган телгә һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар теленә, әдәбиятына, шигъриятенә, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту.

Бәйгедә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре,  белем бирү оешмаларына йөрмәгән балалар катнаша ала. 

Бәйгедә яшь төркемнәре һәм категорияләре: 

  • I төркем: 3 яшьтән 4 яшькә кадәр (кертеп); 
  • II төркем: 5 яшьтән 7 яшькә кадәр (кертеп). 

Бәйге номинацияләре:

  • Соло
  • Кече формалар (дуэт, трио һәм 5 балага кадәр булган кече төркемнәр)

Катнашучыларга түбәндә шартларны үтәргә кирәк:

  • кайсы да булса шагыйрьнең бер шигыре яисә нинди дә булса шигъри әсәрдән өзек ике телдә – рус һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка бер халык телендә сәнгатьле итеп яттан сөйләп тәкъдим ителергә тиеш;
  • 30 секундтан 3 минутка кадәр дәвамлылыктагы әлеге чыгыш видео форматында чыгыш ясаган катнашучының әти-әнисенең Инстаграм яисә ВКонтакте аккаунтында урнаштырыла. Чыгыш вакытында паузалар һәм кадрлар алышыну булмаска, ә бәйгедә катнашучы һәрвакыт кадрда булырга тиеш;
  • бер видеоязмада бер әсәр ике телдә яңгырый;
  • әсәрнең темасына туры килерлек атрибутлар, музыкаль бизәлеш һәм башка чаралар кулланырга мөмкин;
  • видеоязма тасвирламасында бәйгене оештыручыларның аккаунтларын билгеләү мәҗбүри (Инстаграм: @tatnet.fond, @ds7_altin_hiyal; ВКонтакте: @tatnet); катнашучының исем-фамилиясе, яше һәм яшәгән районы күрсәтелә. Гаризада, катнашучыларның теләгенә карап, белем бирү учреждениесе яисә әти-әнисенең исем-фамилиясе язылырга мөмкин.
  • бер катнашучыдан бер генә гариза кабул ителә.

Иң яхшы дип табылган чыгышлар – җиңүчеләрнең видеоязмалары Бәйгене оештыручыларның социаль челтәрләрендә урын алачак. Үзенең видеоматериалын оештыручылар аккаунтын билгеләп социаль челтәрдә урнаштырган катнашучы, әлеге нигезләмә белән танышкан һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт биргән дип санала.

Бәйге 2021 елның 9 нчы августыннан 31 нче августына кадәр үткәрелә:

  • гаризалар (Бәйгегә материалларны урнаштыру мөмкинлеге) – 20нче августка кадәр (кертеп);
  • җиңүчеләрне билгеләү – 2021 елның 21 нче августыннан 22 нче августына кадәр;
  • бүләкләү – 2021 елның 31 нче августыннан да соңга калмый башкарыла. 

Гаризалар шулай ук (теләк буенча), видеоматериалга сылтаманы күрсәтеп, lrlz7@mail.ru электрон почта адресына да җибәрелергә мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе белән беркетелгән файлда яисә https://edu.tatar.ru/kirov/org6882/page4672817.htm адресы буенча күчеп таныша аласыз.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!

Кушымта: 
«Туган тел – халык байлыгы» бәйгесенең нигезләмәсе

Чыганак: http://tat-i.net/tt/tugan-tel-konkurs

Категория: Игъланнар, анонслар | Карап чыгулар: 259 | Өстәде: admin | Рейтинг: 4.7/9
Эзләү
Календарь
«  Август 2021  »
ДСЧПҖШЯ
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныф укучылары экологлар белән очраштылар
[05.07.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Сайтка унбер яшь тулды
[19.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Җәмгыять белеме буенча район олимпиадасында укучыбыз призёр булды
[06.02.2020][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән чара уздырылды
[06.03.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә язның беренче бәйрәме билгеләп үтелде
[15.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Әлифба бәйрәме» үтте
[03.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Тапкырлык» көнендә катнаштылар
[20.02.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз чаңгы ярышында 2 нче урын яулады
[18.05.2023][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз «Казан арты – Әтнә төбәге» бәйгесендә катнаштылар
[27.10.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбызга эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында сөйләделәр
[14.03.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте
[15.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[13.05.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз мини-футбол ярышында II урын алды