Чәршәмбе, 22.05.2024, 05:42
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9535
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


21:11
«РУВИКИ» онлайн-энциклопедиясе татар телендә дә эшлиячәк

Россиядә яңа проект «РУВИКИ» ачык онлайн-энциклопедиясе сафка баса. Энциклопедиягә нигез салучы Владимир Медейко «Лента.ру» порталында чыккан интервьюсында (https://lenta.ru/articles/2023/06/29/ruwiki/) бета-режимда эшләгән проектның концепциясе һәм башка онлайн-энциклопедияләрдән аермалы яклары турында сөйләде. Искәртеп үтәргә кирәк, онлайн-энциклопедиянең иң мөһим үзенчәлекләренең берсе - Россиядә яшәүче барлык халыкларның туган телләрендә бүлекләр булуы, ягъни энциклопедиядә бирелгән мәкаләләр белән теләге булган һәркем үз туган телендә укып таныша алачак. 
 
«РУВИКИ»да телләр бүлеген вики-активист Рөстәм Нурыев җитәкли. «Хәзерге вакытта “РУВИКИ”ның татар, башкорт, алтай, мари, осетин, саха, тува, удмурт телләренә караган бүлекләре буенча оештыру һәм әзерлек эшләре һәм шулай ук 15 телгә караган бүлек буенча тел вәкилләре белән эш алып барабыз, башка телләргә караган мәкаләләр белән эшләр өчен активистлар эзлибез» диде. Рөстәм Нурыев проектның барык тик энциклопедик әһәмияткә генә түгел, ә шулай ук лингвистик кыйммәтләрне дә үз эченә алуын белдерде. 
 
Татарстанда «РУВИКИ» онлайн-энциклопедиясенең татар теле бүлеген «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы (https://tat-i.net/tt) алып барачак. Хәзерге вакытта Татнетны үстерү фонды командасы проект интерфейсын татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

Чыганак: https://tat-i.net/tt/node/662

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 72 | Өстәде: admin | Рейтинг: 5.0/13
Эзләү
Календарь
«  Июль 2023  »
ДСЧПҖШЯ
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[14.01.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз өстәл теннисы буенча бәйгедә кубок алды
[19.03.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика»
[06.12.2018][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Социаль үзәк ачылуга ун ел тулды
[29.11.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар «Көчле звено» уенында катнаштылар
[14.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебез укучысы «Сөмбелә – 2017» исеменә лаек булды
[20.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Иске Казан дәүләт тарих, мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгына сәяхәт
[30.09.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыбыз милли көрәш буенча бәйгедә II урын алды
[30.06.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
[05.04.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Всероссийский конкурс юных чтецов «Живая классика»
[11.02.2019][2018/2019 нчы уку елы яңалыклары]
Укытучыбыз грамота белән бүләкләнде
[11.11.2019][2019/2020 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында катнашты
[05.03.2021][2020/2021 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебезнең техник хезмәткәре чаңгы ярышында 3 нче урын алды
[09.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Эстафета ярышларында Әтнә районы командалары 3 нче урыннарны яуладылар