Якшәмбе, 28.04.2024, 01:09
Сәламлибез Сезне Гость | RSS

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты

Сезнең фикер
Сайтка бәя бирегез
Барлык җаваплар: 9497
Статистика

Онлайн барлыгы: 3
Кунаклар: 3
Кулланучылар: 0
Керү формасы
Язмалар архивы
Безнең баннер коды


Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты
Көннәр агышы

Блог


19:04
XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде

Бүген, 6 декабрь көнне, ТР Фәннәр Академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. 

Тантана барышында мәртәбәле кунаклар - ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе: педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко, ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков, челтәрне инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц һәм танылган инстаблогер Ринат Галиәһмәтов җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Быел 200 гә якын гариза арасыннан 129 интернет-проект бәйгедә катнашу мөмкинлегенә ия булды, 53 интернет-проект бәйгенең финалына узды.

Җиңүчеләр исемлеге белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://konkurs.belem.ru/final-2021

Фотогалерея: http://tat-i.net/tt/node/219/gallery 

Чыганак: http://tat-i.net/tt/node/219

Категория: Татнет яңалыклары | Карап чыгулар: 123 | Өстәде: admin | Рейтинг: 0.0/0
Эзләү
Календарь
«  Декабрь 2021  »
ДСЧПҖШЯ
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Тәрбия
Вакыт агышы
Үткәндә калдылар
[21.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе командасы милли көрәш буенча II урын алды
[09.09.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә финанс грамоталылыгы көне узды
[07.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз XII Спартакиада ярышында катнаштылар
[08.04.2022][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз волейбол буенча II урын алдылар
[15.11.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укучыларыбыз бадминтон ярышында кубок алды
[25.08.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Укытучыбызга Рәхмәт хаты тапшырылды
[05.10.2017][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде
[18.08.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укытучыларының секция утырышы үтте
[05.10.2022][2022/2023 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә үзидарә көне узды
[03.04.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелде
[19.06.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
«Йолдызчык» җәйге ял лагеренда 17 нче көн «Хезмәткә хөрмәт» исеме астында узды
[02.12.2021][2021/2022 нче уку елы яңалыклары]
Башлангыч сыйныфлар стена газетасы чыгардылар
[25.01.2018][2017/2018 нче уку елы яңалыклары]
Мәктәбебездә география укытучыларының район семинары үтте